В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Искәртергә кирәк, Татарстан башкаласында ягу сезоны 1 октябрьдә башлана.
(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче сентябрь). Казанның районнары администрацияләрендә һәм ТКХ комитетында җылы җибәрү буенча кайнар линияләр оештырылды.
Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясенә 519-34-65 (дүшәмбедән җомгага кадәр 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр, тәнәфес – 12.00-13.00) һәм 519-34-88 (дүшәмбедән җомгага кадәр 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр, тәнәфес – 12.00-13.00, шимбә – 9.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр).
Киров һәм Мәскәү районнары администрациясендә кайнар линия 557-76-10 номеры буенча эш көннәрендә 8.00 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр эшли.
Совет районында яшәүчеләр җылылык җибәрү сораулары буенча район администрациясенә 272-16-23 (эш көннәрендә 8.00-17.00), 272-75-70 (28 сентябрьдә – 9.00-18.00, 1 октябрьдән эш көннәрендә – 8.00-17.00), 272-01-05 (эш көннәрендә 8.00-18.00, ял көннәрендә 9.00-17.00) телефоннары буенча шалтырата алалар.
Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясендә тулырак мәгълүмат белән 1 октябрьдән эш көннәрендә 277-81-41 телефоны буенча, шулай ук 28 һәм 29 сентябрьдә ял көннәрендә 264-30-96 номеры буеча танышырга мөмкин булачак. Шалтыратулар 8.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр кабул ителәчәк, 12.00-13.00 – тәнәфес.
ТКХ комитетына 590-96-22 һәм 590-96-23 номерлары буенча мөрәҗәгать итеп була. Кайнар линия ягу сезоын башланган көннән эш көннәрендә 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр эшләячәк. Искәртергә кирәк, ягу сезоны Татарстан башкаласында 1 октябрьдә башлана.