Айдар Габделхаков юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча комиссиядәге нәтиҗәләр турында сөйләде.
(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы гыйнвар, Алинә Бережная). Бүген юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе утырышында Казанның транспорт комитеты рәисе Айдар Габделхаков Самарада шәһәр пассажир ташуны оештыруда уңай һәм тискәре яклар турында сөйләде. Исегезгә төшерәбез, Казанның транспорт комитеты вәкилләре Татарстан Министрлар Кабинеты күрсәтмәсе буенча Самара транспорт департаментына һәм шәһәрнең ике эре транспорт предприятиесенә бардылар.
Айдар Габделхаков хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә Самарада социаль һәм коммерция тарифлары буенча эшләүче ике маршрут эшли. Мондый принцип буенча җәмәгать транспорты Россиянең күпчелек шәһәрләрендә эшли, дип билгеләп үтте ул.
Коммерцияле маршрутларга хезмәт күрсәтү өчен Самара ике пассажир йөртүче белән килешүләр төзеде, ә алар, үз чиратында, фрахт килешүе буенча, маршрутларга бик күп вак ташучыларны яллыйлар. Әйтик, шәһәрнең 34 коммерцияле маршрутында 600-дән артык аз сыйдырышлы автобус йөри. Мондый транспортта йөрү 30 сум тора, ташламалар бирелми, түләү бары тик акча хисабына гына башкарыла.
Социаль маршрутларда өч ташучы, шулай ук бер автобус предприятиесе эшли. Пассажирлар ташу белән метро, 22 трамвай маршруты – 270 берәмлеккә, 14 троллейбус маршруты - 247 берәмлек, 49 автобус маршруты шөгыльләнә. Маршрутларда студентлар, мәктәп укучылары һәм башка ташламалы категория гражданнарга ташламалы юл йөрү каралган. Агымдагы елның 1 гыйнварыннан социаль маршрутларда йөрү 28 сум тора, сәфәргә акча да, акчасыз да түләргә мөмкин. Исегезгә төшерәбез, бүген Казанда акча хисабына йөрү 25 сум, транспорт картасы буенча 23 сум, ә гражданнарның ташламалы категориясе өчен 15 сум тора.
"Бюджет льготникларны гамәлдәге тариф суммасына кадәр йөрткән өчен ташучыга җитмәгән сумманы каплый. Шулай ук, теләсә кайсы пассажирның һәр сәфәре өчен өстәмә рәвештә икътисади нигезләнгән тарифка – 29 сумга кадәр тагын 1 сум компенсацияләнә. Бу, һичшиксез, шәһәрнең транспорт системасын оештыруда өстенлек булып тора", - дип аңлатты А.Габделхаков һәм узган ел өлкә һәм шәһәр бюджетларыннан әлеге максатларга 1,5 млрд сумнан артык акча бүлеп бирелде, дип өстәде. Быел якынча 2 млрд. сум булыр дип фаразлана.
Спикер үз чыгышында шулай ук Самарада җәмәгать транспортын йөртүчеләр гаебе белән кылынган юл-транспорт һәлакәтләре статистикасын да китерде. Әйтик, узган ел 39 һәлакәт теркәлгән, аларда 1 кеше һәлак булган һәм 72 кеше зыян күргән. Әмма, А.Габделхаков билгеләп үткәнчә, бу статистикада, беренчедән, Казанда башкарылган кебек, җитди нәтиҗәләргә китермәгән транспорт чаралары салонында пассажирларның егылу очраклары исәпкә алынмаган, икенчедән, монда коммерцияле маршрутларда юл-транспорт һәлакәтләре кертелмәгән. Шуңа күрә бу картинаны тулы дип атап булмый.
Самарада транспорт эшенең төп уңай якларыннан Айдар Габделхаков машина йөртүчеләргә һәм кондукторларга хезмәт хакын исәпләү системасын билгеләп үтте. "Машина йөртүчеләрнең хезмәт хакы җиде күрсәткечкә бәйле. Рейсларны үтәү, күчерелгән пассажирлар саны буенча планны үтәү аеруча мөһим булып тора. Кондукторның хезмәт хакы пассажирлар саны буенча пассажирлар ташу планы үтәлешенә турыдан-туры бәйле. Шулай итеп, керемне җыю планын үтәү, хезмәт хакын исәпләү өчен күрсәткеч булмаса да, хезмәт хакы системасында фактта пассажирлар күләменнән чыгып, күрсәткечләр бар", - дип сөйләде А.Габделхаков һәм Казанда шундый ук хезмәткә түләү системасын кулланырга тәкъдим итте.
Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин Транспорт комитеты рәисе идеясен хуплады һәм җәмәгать транспортын йөртүчеләрнең үзләре тарафыннан башкарылган пассажирлар йөртү планыннан чыгып керемнәренә бәйле рәвештә искәрмә булып тора, ләкин бердәнбер һәм төп фактор түгел, дип өстәде.
Комиссия утырышы бүген шәһәр Мэриясендә узды, аны Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин үткәрде. Анда шәһәрнең структур бүлекчәләре, ЮХИДИ, транспорт предприятиеләре вәкилләре һәм башкалар катнашты.