Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
29.12.2023, 11:46

«Киләчәк уеннары» турниры волонтерлары командасына Казаннан меңгә якын волонтер кергән

Россиянең 81 төбәгеннән һәм башка илләрдән барлыгы җиде меңгә якын кеше гариза биргән

Фото: «Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе» АКБО

(Казан шәһәре KZN.RU, 29 нчы декабрь). «Киләчәк уеннары» халыкара мультиспорт турниры волонтерлары командасына ике мең кеше кергән, шуларның 967се – Казан халкы, тагын 75 е – республика районнары вәкилләре һәм 41 е – башка илләрдән.

Иреклеләрне җыю буенча гариза бирү кампаниясе март аенда башланды. Анда теләгән һәркем катнаша алган. Бөтен дөньядан волонтерлардан барлыгы җиде меңгә якын гариза килгән, шуның яртысы – Россиянең 81 төбәге вәкилләре, тагын 290 ы – башка дәүләтләр кешеләре.

«Киләчәк уеннары» волонтерлык үзәкләре ачылган Россия Федерациясенең 19 субъектында сентябрьдән декабрьгә кадәр кандидатлар белән 4,3 меңнән артык интервью булды. Волонтер булырга теләүчеләрнең барысы да әңгәмә узды, аның барышында рекрутерлар кандидатларның шәхси сыйфатлары, күнекмәләре һәм мотивация дәрәҗәсе турында күбрәк белә алдылар. Бу дәгъвачыларның волонтерлар роленә әзерлеген бәяләргә һәм үзләрен иң яхшы күрсәтәчәк позицияне сайларга ярдәм итте.

Гыйнвар–февраль айларында волонтерлар командасын Казандагы турнир объектларында онлайн һәм офлайн укулар көтә. Волонтерларны 20 дән артык функциональ юнәлеш буенча җәлеп итәләр: алар тамашачылар белән аралашуда, сервислар эшендә (шул исәптән навигациядә) ярдәм итәчәкләр, шулай ук бәйрәм һәм кунакчыллык атмосферасын булдырачаклар. Командаларны һәм делегацияләрне озата йөрүче волонтер-атташелар төркеме аерым сайлап алыначак, шул исәптән тәрҗемәчеләр сыйфатында да, ярышлар вакытында ярдәм итүче спорт волонтерлары да.

Казанда чит шәһәрләрдән килгән волонтерлар өчен шәһәр буенча урнаштыру, йөртү һәм туклану каралган. Барлык волонтерлар да «Киләчәк уеннары» формасын һәм барлык кирәкле атрибутларны алачак. Балалар өчен мотивацион программа әзерләнәчәк, дип хәбәр иттеләр спорт һәм социаль проектлар дирекциясендә.

Исегезгә төшерәбез, «Киләчәк уеннары» 2024 елның 21 нче февраленнән 3 нче мартына кадәр Казанда узачак. Ярышлар 21 гибрид дисциплинаны берләштерәчәк. Аларның һәрберсе фиджитал концепциясен берләштерә, ягъни классик спорт һәм киберспорт яки VR-/AR-технологияне үз эченә ала. ТР башкаласына 100 илдән 2,5 меңнән артык катнашучы җыелыр, ә бөтен дөнья буенча онлайн-тамашачылар 150 миллионга кадәр кеше булыр дип көтелә.

Барлык яңалыклар