Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
17.01.2020, 11:53

Татарстанда күпфункцияле үзәк колл-үзәгендә татар телендә консультация алып барыла

Узган ел операторлар 200 мең шалтырату кабул иткән.

(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче гыйнвар). Татарстанда күпфункцияле үзәк колл-үзәгендә татар телендә консультация алып барыла. Бердәм белешмәлеккә шалтыратканда, республикада яшәүче кеше үзе өчен уңайлы аралашу телен сайлый ала. Бу яңалык бер ай элек барлыкка килде, ә татар телендә кирәкле мәгълүматны 400-дән артык кеше алды инде.

ТР күпфункцияле үзәге директоры Ленара Мозаффарова билгеләп үткәнчә, хәзер Татарстанның икенче дәүләт телендә көн саен 30-га якын кеше сораулар бирә. «Нигездә, бу өлкән яшьтәге татар телле кешеләр, аларга еш кына мөрәҗәгать итү максатын рус телендә формалаштыру авыр була. Әлегә татар телендә консультацияләр сорап Чаллы, Чистай, Түбән Кама, Балык Бистәсе һәм Казан халкы ешрак мөрәҗәгать итә», – диде ул.

Узган ел операторлар 200 мең шалтырату кабул иткән. Кешеләрнең 30%-ы документларның әзерлеге белән кызыксына. Шуңа бәйле рәвештә телефон хезмәте күрсәтү үзәгендә тагын бер автоматик сервис эшли башлады. Ул гариза бирүчегә тавыш менюсы аша документларның әзерлеген мөстәкыйль тикшерергә мөмкинлек бирә. Моның өчен телефон номерына шалтыратып, тиешле санны сайларга, раслама номерын кертергә һәм мәгълүматны тыңларга кирәк. Яңа сервис ярдәмендә, Росреестр эшкәртә торган документлардан тыш, барлык төр документларның әзерлеге турында белергә мөмкин.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, хезмәт күрсәтү өчен кирәкле документлар пакеты составы, дәүләт пошлинасы күләме турында хәбәр ителә, якындагы «Минем документлар» офисы кайда урнашканлыгы аңлатыла, аның эш режимы турында хәбәр ителә һәм алдан белгечкә кабул итүгә язылу алып барыла. Колл-үзәк телефоны: +7(843) 222-06-20, дип хәбәр ителә ТР буенча күпфункцияле үзәк сайтында.

Барлык яңалыклар