Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
12.04.2019, 13:53

КНИТУ-КАИда ачык ишекләр көне узачак

Мәктәпне тәмамлаучылар югары уку йортының белем бирү юнәлешләре турында белә һәм 2019 елда кабул итү кагыйдәләре турында мәгълүмат ала алачаклар.

(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче апрель). Абитуриентлар өчен ачык ишекләр көне 14-нче апрельдә КНИТУ-КАИның 8-нче уку бинасында узачак. Мәктәпне тәмамлаучылар төрле белем бирү юнәлешләре белән таныша, үзләренә нинди юнәлеш сайларга икәнен төгәл ачыклый, шулай ук 2019 елда кабул итү кагыйдәләре турында белә алачаклар.

КНИТУ-КАИның ачык ишекләр көне югары белем алучылар өчен дә кызыклы булачак. Чара барышында университет хезмәткәрләре магистратура программалары һәм Германия-Россия яңа технологияләр институты дипломнары кысаларында киләчәктә ничек укуларын дәвам итү мөмкин булуы турында сөйләячәкләр.

Булачак студентлар университетның фәнни потенциалы белән таныша алачак. Барлык теләүчеләр өчен бинаның лазер технологияләре кафедрасы, Нанотехнологияләр үзәге, «Пыяла эшкәртү» фәнни-технологик үзәге лабораторияләре буйлап экскурсия үткәреләчәк.

Моннан тыш, ачык ишекләр көнендә КНИТУ-КАИ олимпиадалары һәм конкурслары җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләячәкләр, тулыландырылган чынбарлыклы университет институтлары һәм факультетлары юнәлешләренең белешмәләрен тәкъдир итәчәкләр, шулай ук квадракоптерлар ярышы үткәрәчәкләр.

КНИТУ-КАИ матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, чара 11.00 сәгатьтә башланачак. Ул түбәндәге адрес буенча узачак: Четаев урамы, 18а. Парковка ачык булачак (керү Чистай урамы ягыннан).

Барлык яңалыклар