В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
10 нчы ноябрьдә университетта күренекле авиаконструктор һәйкәленә чәчәкләр куячаклар, кыска метражлы фильм күрсәтәчәкләр һәм экскурсия уздырачаклар.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 9 нчы ноябрь). 10 нчы ноябрьдә, күренекле авиаконструктор Андрей Туполевның туган көнендә, КНИТУ-КАИда аның һәйкәленә чәчәкләр куячаклар, ә студентлар һәм хезмәткәрләргә кыска метражлы «Туполев» фильмын тәкъдим итәчәкләр.
Югары ук йортының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, 9:00 дән 10:30 га кадәр теләүчеләр 7 нче номерлы уку бинасында урнашкан КАИ музеена (Большая Красная ур., 55) бара алачак. Экскурсияне университет профессоры Виталий Алтунин үткәрәчәк.
10:00 сәгатьтә университет җитәкчелеге вәкилләре һәм студентлар 3 нче номерлы уку бинасы янында А.Н.Туполев һәйкәленә чәчәкләр куячаклар (Толстой ур., 15).
11:15 сәгатьтә 1 нче номерлы уку бинасының актлар залында (К.Маркс ур., 10) «Туполев» документаль фильмының премьерасы булачак. Фильм «Туполев» ГАҖ ярдәме белән 2017 елда университет алган Президент грантлары фонды акчаларының бер өлешенә булдырылган. Төшерүләр авиаконструкторның кече ватанында – Тверь өлкәсенең Пустомазово авылында, «Туполев» гавами акционерлык җәмгыятендә, Жуковск очу-сынау базасында узды. Андрей Туполев турындагы видеоочеркта аның варислары, шулай ук оныгы Андрей Туполев эксклюзив интервью бирде.
Шулай ук КНИТУ-КАИның фәнни-техник китапханәсендә «Аның исеме белән университет аталган» күргәзмәсен карарга мөмкин булачак. Моннан тыш, югары уку йортының 90 еллыгына «КНИТУ-КАИ – 90» һәм «Безнең университет горурлыгы» экспозицияләре дә багышланган.