В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Казанның Киров районында машина йөртүче җәяүлене бәрдерә һәм һәлакәт урыныннан кача.
(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче февраль). ЮХИДИ Товар урамында булган юл-транспорт һәлакәте шаһитларын эзли. Биредә машина йөртүче 17 яшьлек җәяүлене бәрдерә.
1 февраль көнне 18.10 сәгатьтә Товар урамының 181а номерлы йорты каршында автомобиль хәрәкәтенә каршы барган яшь егетне машина бәрдерә. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә егет баш мие, умыртка баганасының муен өлеше һәм оча-бот буыны җәрәхәтләре ала һәм хастаханәгә озатыла. Машина йөртүче һәлакәт урыныннан кача.
Казан Дәүләт автоинспекциясе әлеге һәлакәт шаһитларын (843)5-333-819, 5-333-848 телефоннары аша мөрәҗәгать итәргә чакыра.
Тәүлек эчендә Казанда 257 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, шуларда 3 кеше зыян күргән.