Бу су белән тәэмин итү челтәрләрендә планлы эшләр башкару белән бәйле.
(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы март). Казанның Киров районындагы кайбер йортларда 3-5 апрельдә су бирү туктатылачак. Бу су белән тәэмин итү челтәрләрендә планлы эшләр башкару белән бәйле.
3-нче апрельнең 23.00 сәгатеннән 5-нче апрельнең 21.00 сәгатенә кадәр түбәндәге адреслар буенча су булмаячак: 2-нче Аракчино урамы, 1-нче номерлы йорттан 53-нче номерлы йортка кадәр, Алафузов урамы, 18в номерлы йорт, Боевая урамы, 53-нче номерлы йорттан 117-нче номерлы йортка кадәр, 70-нче номерлы йорттан 118-нче номерлыга кадәрге җөп санлы йортлар, Гладилов урамы,17а, 24 (81-нче номерлы мәктәп), 26, 33, 35, Кожевенная урамындагы барлык шәхси торак йортлар һәм 46-нчы номерлы йорт, Краснококшайск урамы, 43а, 43в, 43в йорт, 45, 47, 49, 53, 55, 54, 56, 58, 60, 62, 66/2, 72, Кызыл Армия урамы, 1-нче номерлы йорттан 27-нче йортка кадәр, Нижнезареченская Дамба урамы, 1-нче йорт, Берьяклы Гривка урамы, 1а, 1а/1а/ 1а/2, 1б, 1в, Речная урамы, 1а, Табейкин урамы, шәхси йортлар һәм 17-нче һәм 19а йорт, Энгельс урамы, 1, 7, 12, 14, 16а, 18, 20, Җиләкле урамы, 3а, 4а, 5, 5, 6, 8, һәм түбәндәге урамнар буенча урнашкан йортларда: Архангельск, Архангельск тыкрыгы, Зилант тавы, Набережная, Поселок, Узенькая.
Шул ук вакытта түбәндәге адреслар буенча басым кимү планлаштырыла: Адмиралтия ур., 1, 3, 5, 7, 9, 11, Кече Мәскәү ур., 12 йорт (15-нче номерлы мәктәп), 24а, 26, 31, 32, 35, 37, Речная ур., 13, Урицкий ур., 4, 6, 8, 10, 12, 14, 15, 16, 11 һәм түбәндәге урамнардагы барлык йортларда: Жуковка, Кызыл Химия, Поселок.
«Водоканал» муниципаль унитар предприятиесе халыктан алдан су запасы җыеп куюларын сорый. Су тутырылган автоцистерналар халыктан килгән гаризалар нигезендә урнаштырылачак.