В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Килүчеләргә керү һәм барлык хезмәтләр дә бушлай.
(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы апрель). 11-нче апрельдә Казанның Киров районы Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак.
Бирегә килүчеләр район предприятиеләрендә булган буш эш урыннары һәм вакантлы вазифалар турында мәгълүмат ала алачаклар, Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре үз чиратында эшкә урнашуда ярдәм итәчәкләр. Шулай ук вакансияләр ярминкәсендә чарада катнашучы предприятиеләрнең кадрлар хезмәте вәкиле белән очрашырга һәм шулай ук хезмәт законнары, дәүләт гарантияләре һәм мәшгульлек хезмәтенең башка хезмәтләре буенча консультация алырга мөмкин булачак.
Вакантлы эш урыннары ярминкәсе 9.00 сәгатьтән 11.00 сәгатькә кадәр түбәндәге адрес буенча узачак: Слободская ур., 23. Килүчеләр өчен керү һәм барлык хезмәтләр бушлай, дип хәбәр ителә ТР Дәүләт Халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте порталында.