В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәһәр халкы буш эш урыннары турында белә һәм мәшгульлек үзәге белгечләре белән очраша алачак.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы февраль). 18-нче февральдә Казанның Киров районында вакансияләр мини-ярминкәсе узачак.
Шәһәр халкы буш эш урыннары һәм вакантлы вазыйфалар турында мәгълүмат ала, районның кадрлар хезмәте вәкилләре белән очраша, хезмәт һәм мәшгульлек турындагы законнар, мәшгульлек хезмәте күрсәтә торган дәүләт гарантияләре һәм хезмәт күрсәтүләре буенча киңәшләшә алачак.
Ярминкә 9.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр Бистә урамы, 23 адресы буенча узачак, дип хәбәр ителә Казан халкын эш белән тәэмин итү үзәге сайтында.