Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
06.10.2020, 16:52

Казанның Киров районында капремонттан соң «Талантика» яшьләр клубы ачылды

Яңартылганнан соң учреждениенең мәйданы һәм шөгыльләнүчеләрнең саны өч тапкырга арткан.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы октябрь, Ксения Швецова). Казанның Киров районында капремонттан соң Окольная урамы, 94 адресы буенча «Талантика» яшьләр клубы ачылды. Башкарылган эшләрдән соң учреждениенең мәйданы өч тапкырга артты, монда яңа заманча юнәлешләр барлыкка килде, шулай ук сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен спорт залы ачылды. Яңартылган бинаны бүген Казан муниципаль берәмлеге башлыгының беренче урынбасары Денис Калинкин карады. Ул ремонт нәтиҗәләрен бәяләде, балалар һәм педагоглар белән аралашты һәм санитар-эпидемиологик таләпләр турында искәртте.

Ремонтка кадәр 1972 елда төзелгән бинаның мәйданы 168,2 кв. м тәшкил иткән. Үткәрелгән эшләрдән соң, мәйданы 368 кв. метрга арткан һәм бүген 536,2 кв. м тәшкил итә. «Феникс-Кеды» локациясе яшүсмерләр клублары челтәре җитәкчесе Сабина Минаева аңлатканча, моны элеккеге китапханә бинасын тоташтыру хисабына эшли алганнар.

«Иске бинада безнең өч кенә юнәлеш бар иде - иҗади остаханә, шашка һәм хореография. Тәрбияләнүчеләр саны 100-120 кеше иде, - дип сөйләде С.Минаева. - Бүген, өстәмә мәйданнарга ия булу нәтиҗәсендә, без балаларда һәм яшүсмерләрдә иң зур ихтыяҗ булган яңа юнәлешләрне ача алдык. Безнең клубта 450-гә якын кеше шөгыльләнә алачак».

Клуб базасында барлыкка килгән яңа юнәлешләр арасында - фитнес, йога, стрейчинг, яңа тренажер залында кроссфит, актерлык осталыгы, клипмейкнг, каратэ-кекусинкай, робототехника һәм башкалар. Яшь әниләр өчен учреждение базасында Be like хатын-кызлар клубы ачылды, ул спорт белән шөгыльләнү комплексын һәм туклану программасын эшләүне үз эченә ала. «Болар бер клубта да элек юк иде, ә хәзер бинаның мәйданы безгә кечкенә тәрбияләнүчеләргә генә түгел, аларның әниләренә дә игътибар итәргә мөмкинлек бирә», - дип билгеләде С.Минаева.

Денис Калинкин клуб укучылары өчен тематик мастер-класс үткән рәсем сәнгате белән шөгыльләнү кабинетын карады. Ул балалар белән аралашты һәм үсеп килүче буында иҗади сәләтләрне үстерү зур әһәмияткә ия, дип билгеләде.

Клубта шахмат һәм шашка дәресләре үткәрү урыны да яңартылды. Д.Калинкин яшь шашка уйнаучылар дәресләрендә булды һәм аларның педагогы - Владимир Храменков белән аралашты, ул клубта инде 20 ел эшли һәм чемпионнарның тулы бер плеядасын тәрбияләгән. «Шартлар күпкә яхшырды, балалар да, педагоглар да бик шат», - диде В.Храменков.

Яшьләр клубында сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен тренажер залы ачылу иң мөһим яңалыкларның берсе булды. Монда алар бушлай махсус тренажерларда шөгыльләнә алалар, бу аларга буыннарга дөрес йөкләнеш бирергә һәм мускулларның төп төркемнәрен эшләргә ярдәм итәчәк. Д.Калинкинга проект инициаторы булган «Альпари»" хәйрия фонды җитәкчесе Наталья Гыйләҗева сөйләгәнчә, мондый залда ихтыяҗ күптән булган инде.

«Без гаиләләрдән сорау ала идек: сәламәтлек үзенчәлекләре булган балалар спорт белән шөгыльләнә һәм үзара аралаша алырдай тренажер залын булдыру. Бу мөһим, чөнки андый балалар, кагыйдә буларак, үзенчәлекле вакуумда, аралашу дефицитында яши, - дип билгеләп үтте Н.Гыйләҗева. - Без бина бирүне сорап мөрәҗәгать иттек һәм шәһәр җитәкчелеге уңай җавап бирде». Егетләр белән профессиональ тренер шөгыльләнә, ул махсус тренажерларда дәресләрне ничек үткәрергә икәнен белә, ул шулай ук балалар өчен күнегүләр программасын төзи.

Спортзал тулысынча «Уңайлы мохит» программасы таләпләренә җавап бирә, шуңа күрә ата-аналар балаларны инвалид коляскаларында яки башка җиһазларда китерә алачак.

Денис Калинкин махсуслаштырылган тренажер залын булдыру идеясен югары бәяләде һәм «Альпари» фондының яшь тәрбияләнүчеләренә уңышлы тренировкалар теләде.

Ахырда Казан муниципаль берәмлеге башлыгының беренче урынбасары билгеләп үткәнчә, клубта барлык санитар-эпидемиологик нормаларны катгый үтәү кирәк. «Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте тәкъдим иткән барлык таләпләрне үтәргә кирәк, - диде ул. - Сезнең шәп укытучыларыгыз, яхшы бинагыз бар, барысы да ремонтланган. Продуктив дәресләр үткәрү өчен бар да бар».

Чарада Киров һәм Мәскәү районнары хакимияте башлыгы Сергей Миронов, Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе урынбасары Марат Уразаев һәм башкалар катнашты.

Быел Казанда 8 яшүсмерләр клубына 40 млн сумлык капиталь ремонт ясалды.

Фоторепортаж
Казанда капремонттан соң «Талантика» яшьләр клубы ачылды
Видеорепортаж
06.10.2020 17:48
Казанда капремонттан соң «Талантика» яшьләр клубы ачылды
Барлык яңалыклар