В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Чикләүнең гамәлгә керү вакыты турында шәһәр халкына өстәмә рәвештә хәбәр ителәчәк.
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 4 нче март). Казанның Киров районында Горький шоссесы ягыннан Восстание урамына таба хәрәкәт иткәндә транспорт боҗрасы буенча хәрәкәт вакытлыча ябылачак. Чикләүнең гамәлгә керү вакыты турында шәһәр халкына өстәмә хәбәр ителәчәк.
Күрсәтелгән участокта Горький шоссесын реконструкцияләү зонасыннан инженерлык челтәрләре чыгарылачак. Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Киров районында юлны киңәйтү белән бәйле әзерлек эшләре башланды. Хәзерге вакытта транспорт боҗрасы янындагы яшел зона участогында инженер-геологик эзләнүләр үткәрелә.