Җәмәгать тәртип саклау пунктлары 40 меңгә якын кешегә хезмәт күрсәтә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче ноябрь). Казанның Мәскәү районында капиталь ремонттан соң ике җәмәгать тәртип саклау пункты ачылды. Алар 40 меңгә якын кешегә хезмәт күрсәтә. 63-нче номерлы торак йорт һәм Сабан урамындагы 5-нче номерлы торак йорт биналарында урнашкан яңартылган учреждениеләрне Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы Сергей Миронов һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе башлыгы Александр Мищихин карап чыкты.
Объектларны капиталь ремонтлау буенча эшләр берничә ай дәвамында башкарылды. Шулай итеп, Сабан урамындагы җәмәгать тәртибе пунктында бина фасадын яңарттылар, отбойниклар урнаштырдылар, биналарда обои, линолеум, яктырту нокталарын алмаштырдылар, санитар төенгә капиталь ремонт ясалды. Ибраһимов проспекты буенча урнашкан пунктта шулай ук фасадны ремонтладылар, бинаның стеналарын торгыздылар, санитар төенне ремонтладылар һәм башка эшләр башкардылар.
Җәмәгать тәртип саклау пункты хезмәткәрләре халыкка консультатив ярдәм күрсәтәләр, шулай ук җәмәгать тәртибен саклауны һәм юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен җавап бирәләр. 40 меңнән артык кеше яшәгән 170 торак йортка ике җәмәгать тәртип саклау пункты хезмәт күрсәтә. Төзекләндерү кагыйдәләрен үтәү, балигъ булмаганнарның күзәтүчесез калуын һәм сукбайлыгын кисәтү, торак зоналарда урнашкан торак йортларның һәм башка объектларның янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү шулай ук хезмәткәрләр компетенциясендә.
Җәмәгать тәртип саклау пунктларын яңарту эше дәвам итәчәк - киләсе елда тагын 4 җәмәгать тәртип саклау пунктын ремонтлау планлаштырыла, дип хәбәр итә Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе матбугат хезмәте.