Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
29.01.2021, 16:30

Казан шәһәр Думасы депутатларының халык алдындагы хисаплары башланды

2020 елда эш нәтиҗәләрен һәм 2021 елга планнарны Декабристлар округы сайлаучыларына тәкъдим иттеләр.

Фото: Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе

(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы гыйнвар). Татарстан башкаласында Казан шәһәр Думасы депутатларының һәм башкарма комитет вәкилләренең еллык хисаплары уза. Чираттагы очрашу Казан сәүдә-икътисадый техникумында узды, анда Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы Сергей Миронов, РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина, Казан шәһәр Думасы депутатлары Михаил Кузнецов һәм Рөстәм Рамазанов катнашты. Чараны трансляцияләү администрациянең youtube-каналында алып барылды.

Үз нотыгында Сергей Миронов төрле өлкәләрдә бер ел эчендә башкарылган эш нәтиҗәләре турында сөйләде, демография, икътисад, мәгариф һәм башка өлкәләрдәге төп күрсәткечләр белән уртаклашты.

Әйтик, 2020 елда Декабристлар округында 19 йорт ремонтланган, 25-ендә ремонт бу елга планлаштырылган. Ш.Усманов урамындагы «Безнең ишегалды» программасы кысаларында территорияне төзекләндерү эшләре төгәлләнгән, Декабристлар урамы, 114 адресы буенча территория дә үзгәргән. Монда меңләгән агач һәм куаклар утыртканнар, «өлкән» агачларны тәртипкә китергәннәр. Спорт учреждениеләренә капиталь ремонт ясалды, аерым алганда, «Тасма» стадионында дзюдо залы һәм башка объектлар яңартылды.

РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов билгеләп үткәнчә, 2021 елда республикада балалар бакчалары төзү дәвам итәчәк. Якын елларда мәктәпләр санын арттыру, шул рәвешле ике сменалы учреждениеләр белән проблеманы хәл итү бурычы тора. Шулай ук «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыру дәвам итәчәк, илдә аның аналоглары юк.

«Ярдэм» мәчете территориясендә һәм Залесный торак массивында күпфункцияле спорт мәйданчыгы төзү турында, ул агымдагы ел ахырына ишекләрен ачачак, дип хәбәр итте Казан шәһәр думасы депутаты Рөстәм Рамазанов.

2020 елда эшмәкәрлекнең үзен ничек хис итүе турында Казан шәһәр Думасы депутаты Михаил Кузнецов сөйләде. Ул искәрткәнчә, коронавирус көчле кагылган җәмәгать туклануына килгәндә, күп сандагы эшмәкәрләр үз эшчәнлекләрен үзгәрткән. Эшмәкәрләр өчен шәһәрдә мобиль сәүдә мәйданчыклары – фудтраклар һәм автолавкалар урнаштыру проектын гамәлгә ашыра башладылар. Фудтраклар өчен 50 мәйданчык булдырырга тәкъдим ителде, бүгенге көндә аларның 18-е эштә.

Хисап барышында шулай ук Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина да чыгыш ясады. «2021 елда вирус беркая да китми, һәм без битлекләр киеп йөрүне, социаль дистанцияне үтәүне, кулларны эшкәртүне, без 2020 елда яшәргә өйрәнгән профилактика чараларын үтәүне дәвам итәбез», – диде ул.

Хисап сораулар һәм җаваплар блогы белән тәмамланды. Мәскәү районында яшәүче бер хатын-кыз үз йорты янындагы барның тәүлек буе эшләве аркасында борчылуын белдерде. Әлеге мәсьәләне Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте һәм полиция аерым контрольгә алды.

Кар җыештыру мәсьәләләре дә күтәрелде. Сергей Миронов халыкның барлык мөрәҗәгатьләрен теркәүче ике платформа барлыгын искәртте – бу «Ачык Казан» һәм «Халык контроле», барлык килгән шикаятьләрне теркәп, тиешле структураларга эшкә тапшыралар.

Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы шулай ук билгеләп үткәнчә, халыктан Татарстанда туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында кызыклы идеяләр кабул ителә.

Барлык яңалыклар