В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Киләчәктә электрон хезмәтне иҗтимагый кабул итү бүлмәсе буларак куллану планлаштырыла.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче февраль). Казанның Киров һәм Мәскәү районнарында кар җыю буенча гаризаларны социаль челтәрләр аша кабул итәләр. Бүгенгә Telegram чат-ботына шәһәр халкыннан 50 гариза кергән. Бу хакта хисап барышында Казан Мэры Илсур Метшинга район башлыгы Сергей Миронов хәбәр итте.
Киләчәктә электрон сервисны җәмәгать кабул итү бүлмәсе буларак кулланырга, аның ярдәмендә районнардагы башка мәсьәләләрне дә хәл итәргә ниятлиләр.
Исегезгә төшерәбез, Казанда кар чистарту мәсьәләләре буенча кайнар линия телефоннары эшли. Гаризаларны шулай ук «Ачык Казан» сервисында калдырырга мөмкин. Ишегалларда кар җыештыру өчен идарәче компанияләр һәм торак милекчеләре ширкәтләре җавап бирә. Әгәр йорт яны территориясен җыештыру сыйфаты гамәлдәге нормативларга туры килмәсә, шәһәр халкы идарәче компаниягә мөрәҗәгать итә яки «Ачык Казан» сервисы сайтында гариза калдыра ала, шулай ук +7(843)236-41-23 һәм 063 телефон номерлары буенча шалтыратырга мөмкин.