Күчмә акцияләр 26 һәм 27 апрельдә оештырыла
Киләсе ялларда, 26 һәм 27 апрельдә, Казанның Киров районында йорт хайваннарын котыру чиреннән вакцинацияләү һәм теркәү узачак. Чиплаштыру һәм теркәү процедурасын Дәүләт ветеринария берләшмәсе белгечләре үткәрәчәк.
Шимбә көнне, 26 апрельдә, мобиль пунктлар Лагерный торак массивында, 10:00 нан 12:00 гә кадәр Лагерь урамы, 109 адресы буенча эшләячәк.
14:00 тән 16:00 га кадәр Залесный торак массивында хайваннарга Пороховая урамы, 25 адресы буенча вакцина ясарга була.
Шул ук көнне шәһәрлеләрне Мирный торак массивында Яңа Дәүләки урамында 10.00 нан 12.00 гә кадәр көтәчәкләр. Рощинская урамында 12.30 дан 14.30 га кадәр.
Шулай ук вакцинация Краснооктябрьский торак массивында Үзәк урамы, 1 адресы буенча 10:00 нан 15:00 кә кадәр барачак.
Якшәмбе көнне, 27 апрельдә, табиблар Яңа Аракчино торак массивында 10.00 нан 12.00 гә кадәр Минусинск урамында, 1/2 китапханә янында кизү торачак.
Шул ук көнне шәһәрлеләрне йорт хайваннары белән Займище торак массивында 14.00 тән 16.00 га кадәр Займище тыкрыгында көтәчәкләр.
Әмәт торак массивында этләргә вакцина 10.00 нан 13.00 кә кадәр Мотор урамы, 31аадресы буенча куелачак.
Өстәмә мәгълүматны белергә һәм ветеринария табибы белән +7(843) 234-75-61 телефоны буенча фикер алышырга мөмкин.