Татарстанда төшерелгән балалар архив киносының беренче республика фестивале «Мир» кинотеатрында 16 октябрьдән 27 ноябрьгә кадәр узачак. Казанлыларга гаиләләр өчен яраклы җиде тулы метражлы фильм күрсәтәчәкләр. Шуларның бишесе татар телендә төшерелгән һәм русча субтитрлар белән бара; картиналарның берсе – анимацион.
Тасмалар 2014 елдан 2021 елга кадәр булдырылган. Алар рух көче, сәламәт яшәү рәвеше, беренче мәхәббәт һәм гаилә мөнәсәбәтләре турында сөйлиләр, дип хәбәр иттеләр «ТатарКино» дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе матбугат хезмәтендә.
Һәр чәршәмбе көнне 14:00 сәгатьтә ноябрь ахырына кадәр «Мир» кинотеатрында балалар архив киносы күрсәтүләренә бушлай йөрергә мөмкин булачак.
Чарага керү кинотеатр
сайтында теркәлү буенча ирекле.
Фильмнар җәдвалы
16 октябрь, 14:00 – «Егет сузе бер була», 2016. Рус субтитрлары белән татар телендә фильм. Режиссеры — И.Камалиев.
23 октябрь, 14:00 – «Корыч», 2014. Рус субтитрлары белән татар телендә фильм. Сценарий авторы һәм режиссеры — И.Камалиев.
30 октябрь, 14:00 – «Айсылу. Фильм», 2017. Рус субтитрлары белән татар телендә фильм. Режиссерлар – С.Сөнгатуллин, Р. Рәшитов.
6 ноябрь, 14:00 – «Тарлан», 2021. Рус субтитрлары белән татар телендә фильм. Режиссеры — Ю.Захарова.
13 ноябрь, 14:00 – «Семейные хлопоты», 2015. Рус телендә фильм. Режиссеры — А.Барыкин.
20 ноябрь, 14:00 – «Стрела наследия — 2», 2017. Рус телендә анимацион фильм. Режиссеры — А.Киатров, сценаристы – М. Ардашев.
27 ноябрь, 14:00 – «Хәлимә», 2017. Рус субтитрлары белән татар телендә фильм. Режиссеры — Ю.Захарова.
2024 елда Татарстан кинематографы үзенең бер гасырлык юбилеен билгеләп үтте. Исегезгә төшерәбез, бу сезонда казанлылар
«Алтын мөнбәр» Казан халыкара кинофестиваленең махсус конкурстан тыш программасы кысаларында, шулай ук В.Аксенов скверында ачык һавада күрсәтүләр вакытында «Татаркино» ДБУК киноҗыелмасы белән таныштылар.