В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Автомобиль белән исерек хәлдә идарә иткән өчен 30 мең сум штраф һәм 1,5 елдан 2 елга кадәр машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү каралган.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 23 нче гыйнвар). Казан дәүләт автоинспекциясе полициянең участок уполномоченныйлары белән берлектә «Исерек машина йөртүче» рейды үткәрде, аның барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларны кисәтүгә аерым игътибар бирелде. Аның нәтиҗәләре буенча хокук бозучы машина йөртүчеләргә карата 79 административ материал төзелгән.
РФ Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча ЮХИДИ идарәсе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, 4 беркетмә – исерек килеш транспорт чарасы белән идарә иткән өчен, 6 материал медицина тикшерүе узудан баш тарткан өчен төзелгән. Моннан тыш, 15 материал – куркынычсызлык каешын эләктермичә транспорт чарасы белән идарә иткән яки пассажирлар йөрткән өчен, 16 материал – укылмый торган, стандарт булмаган яки дөрес урнаштырылмаган теркәлү билгеләре өчен төзелгән.
Транспорт чарасы белән исерек хәлдә идарә иткән өчен РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.8 маддәсе буенча 30 мең сум күләмендә административ штраф һәм 1,5 елдан 2 елга кадәр машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү каралган. Әгәр исерек машина йөртүче гаебе белән кеше сәламәтлегенә җитди зыян килсә яки кеше үлеменә китерсә, 5 елдан 15 елга кадәр иректән мәхрүм итү җәзасы биреләчәк.
Исегезгә төшерәбез, 2022 елда Казанда исерек килеш машина йөртүчеләр катнашында 40 юл-транспорт һәлакәте булган. Аварияләр нәтиҗәсендә 53 кеше төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган һәм 3 кеше үлгән.