Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
16.04.2024, 13:37

Татарстанда «Үлем белән кайда сату итүләрен хәбәр ит» акциясенең беренче этабында 73 административ хокук бозу очрагы ачыкланган

Ышаныч телефоннары аша 300 гә якын мөрәҗәгать кабул ителгән

Фото: Марат Мөгыйнов

Татарстанда «Үлем белән кайда сату итүләрен хәбәр ит» акциясенең беренче этабы барышында эчке эшләр органнарының һәм Республика клиник наркология диспансерының ышаныч телефоннары аша 298 мөрәҗәгать кабул ителгән.

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтеннән алынган мәгълүматларга караганда, республика халкы наркотик һәм психотроп матдәләрнең законсыз әйләнеше белән бәйле 33 хокук бозу очрагы, интернетта тыелган контент таралуның 75 очрагы турында хәбәр иткән. Мөрәҗәгатьләрнең 190 ы наркоманнарны дәвалау һәм реабилитацияләү мәсьәләләре белән бәйле.

Кабул ителгән мәгълүматны тикшерү барышында ике җинаять, 73 административ хокук бозу очрагы һәм тыелган контентлы 385 интернет-ресурс ачыкланган.

Акция кысаларында балигъ булмаганнар һәм яшьләр күпләп җыела торган урыннарга рейдлар уздырылган, 312 объект тикшерелгән. Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре белем бирү учреждениеләрендә һәм яшүсмерләрнең ял итү урыннарында наркотикларга каршы көрәш темасына 260 тан артык профилактик чара үткәргән, аларда 18,5 меңнән артык кеше катнашкан.

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы гражданнарны наркотиклар тарату белән бәйле барлык билгеле фактлар турында территориаль эчке эшләр органнарына яки ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының дежур бүлегенә хәбәр итәргә чакыра. Шулай ук мәгълүматны тәүлек әйләнәсе эшли торган 02, 112 телефоннары яки ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының +7(843)291-20-02 ышаныч телефоны аша да тапшырырга мөмкин.

Республикада «Үлем белән кайда сату итүләрен хәбәр ит» бөтенроссия акциясенең беренче этабы 18-29 нчы мартта узды.

Барлык яңалыклар