Табигый булган 6772 грамм наркотик законсыз әйләнештән алынган.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
Өченче этап кысаларында хокук саклау органнары хезмәткәрләре табигый булган 6772 грамм наркотикны законсыз әйләнештән алган. Алар арасында түбәндәгеләр бар: 3184 грамм марихуана, 2100 грамм мәк саламы, 530 грамм гашиш, 862 грамм героин, 47 грамм әфьюн, 49 грамм кокаин. Шулай ук 8492 грамм наркотиклы үсемлекләр дә табылган.
Операция барышында гомуми мәйданы 26673 кв.м булган кыргый үсүче наркотиклы үсемлекләрнең 393 үсү урыны теркәлгән. Җирдән файдаланучылар аларны юк итү турында 315 күрсәтмә алган, таләпләр вакытында башкарылган.
Шулай ук наркотик чаралар булган 28 культура чәчү урыны ачыкланган. Барлыгы 833 үсемлек алынган, шуларның 681 е – мәк, 152 се – киндер, дип хәбәр итә Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте.
Ведомствода искәртеп үткәнчә, наркотикларның законсыз әйләнеше һәм наркопритоннар тоту белән бәйле җинаятьләрнең шаһитлары тәүлек буе эшли торган 02, 112 номерлары яки ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының «ышаныч телефоны» буенча мөрәҗәгать итә ала: +7(843)291-20-02.
Исегезгә төшерәбез, ел саен уздырыла торган ведомствоара «Мәк» оператив-профилактик операциясенең беренче этабы – 8 нче июльдән 17 нче июльгә кадәр, икенчесе 5-14 нче август көннәрендә узды.