В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Оператив-профилактик акциянең беренче этабы июль аенда узды.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 26 нчы июль). «Мәк» операциясе барышында Казанда наркотикларның законсыз әйләнеше белән бәйле 34 җинаять теркәлгән. Җинаять җаваплылыгына 33 кеше тартылган. Ел саен үткәрелә торган «Мәк» комплекслы оператив-профилактик операциясенең беренче этабы шәһәрдә 8 нче июльдән 17 нче июльгә кадәр узды.
Законсыз әйләнештән 706,9 г табигый матдә – 25,2 г марихуана, 306,21 г героин, 326,79 г гашиш һәм 48,7 г кокаин алынган.
Гомуми мәйданы 194 кв.м булган 18 кыргый киндер күпләп үсә торган урыннар ачыкланган, 5 кг 327 г киндер юк ителгән, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәте.
Ведомствода наркотиклар сату яки аларның медицина максатларында кулланылмавы фактлары турында полициягә +7(843)291-48-21 (дежур часть), +7(843)291-20-02 (ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ышаныч телефоны), 02 (020 мобиль телефоннан), 052 (аноним) телефоннары аша хәбәр итәргә мөмкин дип, искә төшерәләр.