Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
06.05.2022, 09:20

«Рамазан – изге гамәлләр ае» акциясе барышында 4,7 меңнән артык мохтаҗ татарстанлыга ярдәм күрсәтелгән

«Зәкят» фонды балаларны дәвалау өчен акча җыйган, аз керемлеләрне азык-төлек җыелмалары белән тәэмин иткән, социаль ифтарлар оештырган.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 6 нчы май). «Зәкят» фонды оештырган «Рамазан – игелекле гамәлләр ае» хәйрия акциясен уздыру чорында 4 мең 780 татарстанлы ярдәм алган. Ай дәвамында фонд үз карамагындагыларга ярдәм күрсәтте, аз керемле гаиләләрне азык-төлек белән тәэмин итте, социаль ифтарлар, мохтаҗлар файдасына үзәкләштерелгән фитр сәдакалары, фидия һәм зәкят җыю һәм бүлүне үткәрде.

Әйтик, катлаулы авырулары булган балаларны дәвалау өчен акча җыелган. Татарстанның төрле почмакларыннан 2 яшьтән алып 16 яшькә кадәрге 20 малай һәм кыз тернәкләндерү һәм дәвалау курсларын узу мөмкинлегенә ия булган.

Ай дәвамында хәйрия фонды 1 млн 400 мең сум җыйган. Фитр сәдакасы һәм фидия күп балалы гаиләләргә, ялгыз аналарга, өлкән яшьтәгеләргә һәм башка мохтаҗларга тапшырылган.

Шулай ук «Зәкят» хәйрия фонды 550 дән артык аз керемле гаиләне 3,5 тоннага якын азык-төлек белән тәэмин итте, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте.

Фонд оештырган 34 махсус хәйрия ифтарында 3725 кеше авыз ачкан.

Рамазан аенда шулай ук Луганск һәм Донецкидан килгән качакларга да хәйрия ярдәме күрсәтелгән. 462 качакка гомуми авырлыгы 310 кг булган шәхси гигиена әйберләре тапшырылган.

Барлык яңалыклар