В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу бөтен бер поселокны яктырту өчен җитәрлек.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
Акция барышында – 20:30 дан 21:30 га кадәр – республика территориясендә Казан Ратушасын, Мэрияне, район администрацияләрен, «Казан» гаилә үзәген, «Казан Кремле» музей-тыюлыгын, шулай ук министрлыклар һәм ведомстволар, театрлар, дәүләт учреждениеләре һәм муниципаль районнар администрацияләре биналарын яктырту утлары сүндерелде, дип хәбәр итә ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының матбугат хезмәте.
Исегезгә төшерәбез, Халыкара акция 2007 елдан бирле Бөтендөнья кыргый табигать фонды (WWF) инициативасы буенча үткәрелә. Россия аңа 2009 елда кушылды. Утны өзү табигатькә сакчыл караш, планета ресурсларын акыл белән куллану һәм экономияләү зарурлыгына игътибарны җәлеп итү өчен символик характерда башкарыла. Ел саен акциядә дөньяның күп кенә илләрендә 2 млрд тан артык кеше катнаша.