Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
23.07.2019, 17:10

Казаннан беренче төркем хаҗилар юлга чыга

Быел Татарстаннан 1800 кеше хаҗ кылачак.

(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче июль). Казаннан беренче төркем хаҗилар Мәккәгә 25-нче июльдә китәчәк. Казан, Буа, Яшел Үзән районнарыннан 49 хаҗины юлга Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин озатачак.

Башта татарстанлылар Казаннан Мәскәүгә юл тотачак. Соңыннан Дубайга оча, аннары алар Мәккәгә кадәр баручы уңайлы автобусларга күчеп утырачак. Автобусларда аларның ике тәүлек чамасы баруы планлаштырыла. Сәфәрнең озынлыгы якынча 29 көнне тәшкил итәчәк.

Быел Татарстаннан 1800 кеше хаҗ кылачак. Хаҗиларның соңгы төркеме Казаннан 4-нче августта китәчәк.

Татарстаннан хаҗиларны 40-лап квалификацияле имам-төркем җитәкчеләре, төрле медицина җиһазларына һәм медикаментларга ия 20 табиб (травматологлар, кардиологлар, терапевтлар, инфекционистлар һәм хәтта гинекологлар) озатып йөриячәк. Яшәү урыннарында шулай ук Татарстан хаҗилары өчен махсус оештырылган медицина пунктлары тәүлек буе эшләячәк.

Моннан тыш, сәфәр алдыннан барлык хаҗилар да прививкалар ясатты. Элегрәк Татарстанның барлык мөхтәсибәтләрендә хаҗилар өчен махсус әзерлек дәресләре оештырылган иде. Лекцияләрдә дин белгечләре һәм имамнар Согуд Гарәбстанының законнарын, хаҗ вакытында хаҗилар өчен каралган кагыйдәләрне һәм вазифаларны аңлаттылар, дип хәбәр итә ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Барлык яңалыклар