Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
30.03.2018, 15:03

Казан федераль университетында Россия Тикшерү комитеты кадетларының III слеты ачылды

Чарада Казан Мэры Илсур Метшинга ведомство рәхмәте белдерелде.

(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы март, Екатерина Виславская). Казан (Идел буе) федераль университетының (КФУ) император залында Россия Тикшерү комитеты кадетларының III слеты старт алды. Ачылу тантанасында ТР премьер-министры Алексей Песошин, Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесе, юстиция генерал-лейтенанты Павел Николаев һәм башка кунаклар катнашты. Чарада Казан Мэры Илсур Метшинга ведомство рәхмәте белдерелде.

Кадетлар слеты 2016 елдан уздырыла. Быел ул Казанда үтә. Слетка 200-гә якын кеше килде – Россия Тикшерү комитетының ике кадет корпусында белем алучылар, Мәскәү, Санкт-Петербург, Вологда, Кемерово, Мурманск, Новосибирск, Ставраполь, Хабаровск шәһәрләренең 16 мәктәбе һәм лицейлары укучылары, шулай ук илнең тикшерү органнарының гамәлдәге хезмәткәрләре һәм ветераннары.

Слетны ачып, кадетлар тантаналы рәвештә император залына Россия һәм Татарстан байракларын, шулай ук Россия Тикшерү комитеты әләмен алып керделәр, шуннан соң илебезнең һәм республикабызның дәүләт гимнары яңгырады. Чара Кемерово шәһәрендә янгында һәлак булучыларны бер минут тынлык белән искә алудан башланды.

“Кадет уку йортларын системалы рәвештә үстерү кирәклеге вакыт белән расланган, - дип мөрәҗәгать итте слетта катнашучыларга Россия Тикшерү комитетының укыту-тәрбия эше идарәсе җитәкчесе, Россия Герое Сергей Петров. – Хәзердән үк сезгә карагач, хәрби ыспайлык һәм дисциплина сизелә, ә кадет уку йортлары системасында белем алу югары дәрәҗәдәге психологик әзерлек, коллектив белән җитәкчелек итү күнекмәләре, этикет нигезләре, намуслы дәүләт хезмәтенә мотивация бирә”.

Слетта катнашучыларны КФУ ректоры Илшат Гафуров, юридик факультет деканы, Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе каршындагы иҗтимагый совет рәисе Лилия Бакулина, Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан сәламләделәр. ТР премьер-министры Алексей Песошин сөйләгәнчә, Татарстанда 2017-2020 елларга кадет мәгарифен үстерү концепциясе кабул ителгән, аның кысаларында 4188 кадетка исәпләнгән 15 кадет оешмасы эшли, ә ТР тикшерү органнары ветераннарының төбәк иҗтимагый оешмасы Кафил Әмиров слетны оештыруда ярдәм иткәннәре өчен ике кадетка истәлекле бүләкләр тапшырды.

Шуннан соң Сергей Петров бүләкләр тапшырды. Россия Тикшерү комитетын үстерүгә керткән өлешләре өчен “Булышлык өчен” медале белән ТР премьер-министры Алексей Песошин, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы һәм Түбән Кама Мэры Айдар Метшин, КФУ юридик факультетының фәнни җитәкчесе, җинаять хокукы кафедрасы профессоры Илдар Тарханов бүләкләнде. Россия Тикшерү комитетының “Тикшерү органнары ветераны” медале ТР тикшерү органнары ветераннарының төбәк иҗтимагый оешмасы Кафил Әмировка тапшырылды. Ә Россия Тикшерү комитеты рәхмәте КФУ ректоры Илшат Гафуровка, Казан Мэры Илсур Метшинга, В.Г.Тимирясов ис. Казан инновацион университеты ректоры Асия Тимирясовага белдерелде. КФУ юридик факультеты деканы Лилия Бакулина, Казан югары команда танк училищесы җитәкчесе Кирилл Кулаков, Россия Геройлары Газинур Хәйруллин, Алексей Кораблев һәм башкалар комитеттан истәлекле бүләкләр алдылар. Моннан кала, медальләр һәм Россия Тикшерү комитетының мактау билгеләре белән эчке эшләр органнары һәм суд системасы хезмәткәрләре бүләкләнде.

Фоторепортаж
Казан федераль университетында Россия Тикшерү комитеты кадетларының III слеты, 30.03.2018
Видеорепортаж
30.03.2018 13:19
Казан федераль университетында Россия Тикшерү комитеты кадетларының III слеты ачылу тантанасы
Барлык яңалыклар