Тамашачыларга яшь актерлар, аларның әти-әниләре катнашында 26 яңа серия тәкъдим ителәчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы гыйнвар). 2-нче февраль көнне Казанның В.И.Ленин исемендәге мәдәни-ял итү комплексында 15-нче юбилей сезонының «Шкодники» балалар юмористик кинопроекты премьерасы булачак. Тамашачыларга яшь актерлар, аларның әти-әниләре катнашында 26 яңа серия тәкъдим ителәчәк. Тамашачылар иҗади төркем белән аралаша һәм булачак сезоннарның кинобарышында катнаша ала.
Кино күрсәтүдән тыш, чара программасында кунаклар белән автограф-сессия, яңа сезонга кастинг һәм төп роль уйнату да планлаштырылган.
Кастинг 14.30-да башлана, 15.00 сәгатьтә премьера старт ала, дип хәбәр итә «Кино вакыты» дирекциясенең матбугат хезмәте. Керү ирекле.
Исегезгә төшерәбез, «Шкодники» – JuniorLife кино сәнгате мәктәбе проекты, Каннада узган һәвәскәрләр һәм яшьләр киносының V һәм VI Халыкара фестивалендә катнашучы һәм призеры, күпсанлы республика конкурслары, балалар һәм яшүсмерләр иҗаты фестивальләре лауреаты.