Фильмны күрсәтү «Школа для всех» социаль проекты кысаларында узачак, аның максаты – аутизмлы балаларны социальләштерү өчен шартлар тудыру.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче февраль). 4-нче февраль көнне Ленин исемендәге мәдәни-күңел ачу комплексында «Школа для всех» социаль проекты чарасы узачак. Программада дөньяның иң популяр җырчыларының берсе – Сиа тарафыннан иҗат ителгән яңа «Мьюзик» фильмын күрсәтү.
«Мьюзик» – Сианың режиссерлык, ә музыкаль клиплар йолдызы, җырчы һәм биюче Мэдди Зиглерның актерлык өлкәсендәге дебюты. Сюжет үзәгендә – мәхәббәт көче турында йөрәк тарихы, фильмда Сианың 10 җыры яңгырый. Сюжет буенча, Кейт Хадсон башкаруындагы Зу персонажы нормаль тормышка кайтырга һәм дөньяда үз урынын яңадан табырга тырышу омтылышыннан соң, үзенә Мьюзик исемле аутик яшүсмер сеңлесенең опекуны булырга туры киләчәге турында белә.
Фильмны караганнан соң, психологлар, Казанның 1-нче номерлы мәктәбе администрациясе һәм киновед Адилә Хәйбуллина, шулай ук аутизмлы балалар белән үзара хезмәттәшлек тәҗрибәсе булган белгечләр белән дискуссия булачак.
Кунакларны җыю – 18.00 сәгатьтә, чара 18.30 сәгатьтә башланачак, дип хәбәр итә «Время кино» дирекциясе матбугат хезмәте. Барлык тамашачыларның да үзләре белән битлекләре булырга тиеш. ТР Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәте идарәсе таләпләре нигезендә, залда утыру шахмат тәртибендә башкарылачак.
Исегезгә төшерәбез, «Школа для всех» – 1-нче номерлы урта гомумбелем бирү мәктәбе һәм «Социаль ярдәм үзәге» коммерцияле булмаган автоном оешмасының уртак социаль проекты. Аның максаты – аутизмлы балаларны социальләштерү өчен шартлар тудыру: үз-үзеңне тоту методикаларын кулланып, балаларның аутистик спектрдагы тайпылышлардан урта звенога адаптацияләнгән күчүе, укытучы-предметчыларны аутистик спектрдагы тайпылышлары булган балалар белән эшләү принципларына читтән торып өйрәтү һәм үзенчәлекле балалар өчен һөнәри юнәлеш бирүне гамәлгә кертү. «Школа для всех» проекты Россия Федерациясе Президентының гражданнар җәмгыятен үстерүгә бирелгән грантыннан файдаланып гамәлгә ашырыла