Санкт-Петербург, Иркутск, Түбән Новгород, Екатеринбург һәм Казан режиссерлары мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен театрлар булдыру тарихы белән уртаклашачак.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче август). Бүген 18:30 сәгатьтә Ленин исемендәге мәдәни-күңел ачу комплексында Россиянең махсус театрлары турында документаль видеолар сериясеннән соңгысы булган «Махсус театр тамашачысы мәктәбе» фильмы ачык күрсәтеләчәк.
«Э-моция» Иҗади инклюзив студиясе «Разговоры» проекты режиссерлары Борис Павлович һәм Алексей Красный, «Пиано» театрыннан Владимир Чикишев, «Питер Шед» театрыннан Ирина Рогалева, «Инокодец» театрыннан Владимир Лопаев, «Студия «О!» театрыннан Николай Марченко, «Э-моция» студиясеннән Неля Суркина,»ЗАживое» театрыннан Дмитрий Зимин белән әңгәмә корды. Санкт-Петербург, Иркутск, Түбән Новгород, Екатеринбург һәм Казан режиссерлары театрлар төзү тарихлары һәм коллективлар белән эшләү методлары белән уртаклаша.
«Россия махсус театрлар җәмгыяте» проекты кысаларында барлыгы җиде махсус театр турында 14 фильм әзерләнгән. Проект, иҗади яктан үзләрен үстерү һәм сәнгать физик һәм менталь үзенчәлекләренә карамастан, барлык кешеләргә дә тигез булырга тиеш дип санаучы потенциаль катнашучыларга һәм тамашачыларга кызыклы булачак, дип хәбәр итә оештыручылар.
Фильмнар Президент грантлары фонды ярдәмендә «Махсус театрлар җәмгыяте» порталы өчен булдырылган. Күрсәтү «КиноСред» проекты кысаларында узачак. Керү ирекле.