Казанда бу ел ахырына кадәр юл хәрәкәтенең автоматик системасына (юл хәрәкәте белән идарә итүнең автоматлаштырылган системасы) 14 светофор объекты тоташтырылачак. Нәтиҗәдә шәһәрдә «акыллы» светофорлар саны 256 берәмлеккә кадәр артачак.
Пилот проекты кысаларында юл вәзгыятен яхшырту өчен Большая Красная һәм Толстой урамнары киселешендә җәяүлеләр кичүләрендә куркынычсызлыкны тәэмин итүнең акыллы системасы җиһазландырылган, ул җәяүлеләрне танырга һәм машина йөртүчеләргә җайга салынмаган җәяүлеләр кичүендә кешеләр булу турында хәбәр итәргә мөмкинлек бирә. Әлеге системаның тагын бер үзенчәлеге — җәяүлеләрне танып кына калмый, җәяүлеләрне үткәрми торган машина йөртүчеләр турында видеомәгълүмат җыя белү.
Спартак һәм Ипподром урамнары чатында хәрәкәтсез сурәтләрнең яңа проекциясе җиһазландырылган — бу 2.5 «туктамыйча хәрәкәт итү тыела» юл билгеләре проекциясе.
Шәһәрдә юл-транспорт һәлакәтләре саны биш ел эчендә 28% ка, ә зыян күрүчеләр саны 25% ка кимегән. Агымдагы елның 6 аенда Казанда 534 юл-транспорт һәлакәте булган.
Узган ел нәтиҗәләре буенча шәһәрдә 68 авария куркынычы булган участок ачыкланган. Аварияләр чыганакларын бетерү һәм юл-транспорт һәлакәтләренең авырлыгын киметү максатларында авария куркынычы булган участокларны бетерү буенча чаралар булдырылды, шул исәптән җәяүлеләр өчен проекция юллары, өстәмә юл билгеләре кую, күчәр куркынычсызлык киртәләре кую, юлга билгеләр салу, ясалма тигезсезлекләр урнаштыру, өстәмә ясалма яктырту кую, яңа тротуарлар төзү һәм җәяүлеләр кичүләренә якынлашу юллары. Бүгенге көнгә барлык планлаштырылган чаралар үтәлгән.
Быел Дәүләт автоиснпекциясе тарафыннан тагын шундый дүрт участок билгеләнгән. Якын арада алардагы вәзгыятьне яхшырту өчен тиешле чаралар күреләчәк.
Моннан тыш, уку елы башланганчы Журналистлар урамындагы 100 нче һәм Бигичев урамындагы 11 нче йортлар тирәсендә чакыртып эшли торган светофорлар, шулай ук Магистраль һәм Яшь Көч урамнары киселешендә светофор урнаштырылачак. Бу участоклар Дәүләт автоинспекциясе белән берлектә халыкның күпсанлы мөрәҗәгатьләре буенча сайланды.
Агымдагы елда 2600дән артык юл билгесе һәм «полосалар буенча хәрәкәт» юл билгеләре белән унсигез «Г» фигуралы терәк сатып алынган. Хәзерге вакытта аларны урнаштыру эшләре алып барыла.