В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Еш кына займнарны автомобиль һәм көнкүреш техникасы сатып алуга рәсмиләштерәләр
Денис Гордийко фотосы
Казанда яшәүче һәр дүртенче кеше икедән өч миллион сумга кадәр кредитлар рәсмиләштерүне өстен күрә. Кредит акчалары еш кына автомобиль һәм көнкүреш техникасы сатып алуга тотыла.
Сораштыру нәтиҗәләре күрсәткәнчә, ипотекага фатир сатып алу (сораштырылучыларның 20% ы) шәһәрлеләр арасында өченче урында тора. Алар артыннан ремонтка (5%), сәяхәткә һәм ял итүгә (3%) һәм дәвалануга (2%) заемнар килә. Респондентларның 4% ы башка максатларны күрсәткән, моны иминият компанияләренең берсенең декабрь аенда үткәрелгән тикшерүләре раслый.
Тикшеренү мәгълүматларына караганда, кулланучылар кредитларының һәм ипотеканың уртача суммасы 9,3 миллион сум тәшкил итә. Заемчылар еш кына бурычны каплау срогы итеп 6,2 елны сайлыйлар. Ил буенча әлеге күрсәткечләр бераз югарырак – 9,8 миллион сум һәм 6,7 ел.
Казанлыларның 24% ы 1 миллионга кадәр кредитларны өстен күрә, сораштырылучыларның 25% ы 2 дән 3 миллион сумга кадәр займнарны сайлый, 19% ы – 4 тән 5 миллион сумга кадәр, 16% ы – 11 дән 20 миллион сумга кадәр. Респондентларның 11% ы 21 миллион сумнан артыграк күләмдә зур кредитлар рәсмиләштерә.
Респондентларның биштән бере (19% ы) елына берничә тапкыр кредит ала. Иң актив заемчылар – 18 яшьтән 30 яшькә кадәрге яшьләр.
Сораштырылучыларның 52,2% ы өчен төп фактор булып кредит буенча процент тора. Моннан тыш, 28,5% ы ташламалы чорга игътибар итә, ә тормышны иминиятләштерү мөмкинлегенә – 10,7% ы.