Бу мохтаҗларга нинди мөмкинлекләр булуы, документлар һәм җәмәгатьчелек ярдәме турында белергә ярдәм итәчәк
Фото: Денис Гордийко
«Сайтта балага диагноз куела һәм аның кайда дәвалана алуы, кайсы коммерцияле булмаган оешма һәм фондларның шундый авырулы балалар белән шөгыльләнүе турында бөтен мәгълүмат бирелә. Интернет киңлекләрендә вакытны юкка үткәрмәс өчен яхшы булачак. Вакытында ярдәм итү мөһим», – ди Далия Гайнанова. Әлеге идеяне Татарстанда хупладылар, якын арада проектны РФ Хезмәт министрлыгында тәкъдим итү планлаштырыла, дип хәбәр иттеләр Казан шәһәр Думасының «Өмет – Надежда» хатын-кыз депутатлары берләшмәсендә.
Исегезгә төшерәбез, элегрәк Далия Гайнанова инициативасы белән Казанда тегү остаханәсе һәм коворкинг белән «Барысы да балалар өчен» инклюзив үзәге ачылды. Ул үзәктә эшли алган махсус балаларның әниләрен берләштерә, балаларны белгечләр күзәтүе астында калдыра. Яңа мәйданда ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Казан Мэры Илсур Метшин булып кайтты.