В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Биредә менталь тайпылышлары булган балалар белән блогер Юлия Глыва җитәкчелегендә дәресләр узачак
Фото: Совет районы администрациясе
(Казан шәһәре KZN.RU, 26 нчы сентябрь). Зәкиев урамындагы уку-күнекмә фатирында «Просто вкусно» кулинар остаханәсе ачыла. Психик тайпылышлары булган балаларны блогер Юлия Глыва әзерләргә өйрәтәчәк.
Моңа кадәр сменада катнашучылар өчен фатирда аш-су дәресләре үткәрелгән. Балалар гади ризыклар, мәсәлән, катламлы камырлар, пицца һәм сосискалар әзерләргә өйрәнде, дип хәбәр иттеләр Казанның Совет районы администрациясендә.