В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Яңа уку елында спортчылар яңа йөгерү юлларында һәм яңартылган дзюдо залында шөгыльләнәчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче июль, Алинә Бережная). Казанның «Тасма» олимпия резервы спорт мәктәбендә (Гагарин ур., 56) дзюдо залына һәм стадиондагы җиңел атлетика юлларына капиталь ремонт дәвам итә - яңа резина өслек салу һәм ябыштыру эше алып барыла. Бүген матбугат туры барышында республика һәм шәһәр массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре капиталь ремонт барышы белән танышты.
«Тасма» спорт мәктәбе республикада иң борынгыларның берсе. 1959 елдан ул Россиянең һәм Татарстанның атказанган спорт мастерын, 4 халыкара класслы спорт мастерын, 62 СССР һәм Россия спорт мастерын, 80 спорт мастерына кандидат әзерләп чыгарды. Хәзер спорт мәктәбендә 1014 тәрбияләнүче шөгыльләнә, алар белән 32 тренер эшли. Мәктәптә дзюдо, җиңел атлетика, футбол, уктан ату бүлекләре эшли. «Тасма» спорт мәктәбе директоры, Россиянең атказанган тренеры Резеда Шурыгина сүзләренчә, мәктәптә иң популяр юнәлешләрнең берсе - җиңел атлетика, аның белән 370 бала шөгыльләнә.
Стадионда йөгерү юлларын алыштыру «Спорт - яшәеш нормасы» федераль программасы буенча алып барыла. Финанслауның гомуми күләме 25 млн сумнан артык сумманы тәшкил итте. «Резина валчыгынннан эшләнгән иске өслек еллар үткән саен тузды, спортчыларга анда шөгыльләнергә уңайсыз иде», - дип сөйләде Р.Шурыгина. «СпортиКо» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте подряд оешмасының баш инженеры Илнур Гарипов әйтүенчә, юлларны алыштыру эшләре май ахырында башланган. «Бүгенге көндә иске резина өслек демонтажы башкарылды, яңа асфальт өслек җәелде, шулай ук эшчеләр яңа йөгерү юлларын салуга керештеләр. Яңа өслек югары сыйфатлы булуы белән аерылып тора һәм барлык стандартларга җавап бирә. Аларның хезмәт итү вакыты 10 елга якын булачак», - дип сөйләде журналистларга И.Гарипов. Эшләрне июль ахырына төгәлләү планлаштырыла. Эшләр төгәлләнгәч, спортчылар һәрберсенең киңлеге 1,22 метр һәм гомуми озынлыгы 400 метр булган дүрт йөгерү юлында шөгыльләнәчәк, шулай ук стадионда 100 метрлы 2 юл пәйда булачак. «Яңа шартлар спортчыларга ярышларда иң яхшы нәтиҗәләр күрсәтергә һәм призлы медальләр алырга мөмкинлек бирәчәк», - дип ассызыклады Физик культура һәм спорт комитеты рәисе Альберт Салихов.
Журналистлар шулай ук дзюдо залында капиталь ремонт барышы белән танышты. Бина 1976 елда төзелгән. Ремонт «ТР спорт корылмаларын капиталь ремонтлау» республика программасы кысаларында тормышка ашырыла. Финанслау күләме 37 млн сум тәшкил итә. «Монда түбә, фасад, чишенү-киенү бүлмәләре, тренерлар бүлмәсе ремонтланачак, инженерлык челтәрләре алыштырылачак. Шулай ук залда киенү һәм маталар кую өчен яңа шкафлар барлыкка киләчәк», - дип сөйләде Татарстан Республикасы спорт министры урынбасары Алмаз Мингулов. Бүгенге көндә бинада иске идәннәр тулысынча сүтелгән, яңа өслек эшләнгән, стеналар штукатурланган, тәрәзәләр, түбәләр алыштырылган. Эшләрне яңа уку елына төгәлләү планлаштырыла.