Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
06.09.2022, 12:28

Казанның 81 нче номерлы мәктәбендә хайваннарга сак караш турында дәрес үткәрделәр

Шәһәрнең гомуми белем бирү учреждениеләрендә «Игелек дәресләре»ннән «Без үзебез ияләштергәннәр өчен җаваплы» программасы старт алды.

Фото: Марат Мөгыйнов

(Казан шәһәре KZN.RU 6 нчы сентябрь, Юлия Летникова). Бүген Казан мәктәпләрендә «Игелек дәресләре» узды, аларда балаларга йорт хайваннарына һәм сукбай хайваннарга сак караш турында сөйләделәр. Киров районының 81 нче номерлы мәктәбендәге беренче сыйныф укучылары өчен танып-белү программасы – видеоролик карау, викторина, приют директоры белән очрашу һәм волонтерлар чыгышы оештырылды. Чара Казан мәктәпләрендә «Игелек атнасы» кысаларында уза.

Дәрес беренче сыйныф укучылары өчен видеоролик караудан башланды, шуннан соң балалар укытучы Әлфия Низамова белән сукбай хайваннарның ни өчен барлыкка килүе турында фикер алыштылар. Этләр һәм мәчеләрнең гаилә әгъзалары гына түгел, ә социаль әһәмиятле рольләрне дә башкара алулары турында зооволонтерлар сөйләде. Укучылар этләрнең җитәкче була, полиция һәм коткару хезмәтендә эшли алуын белделәр. Активистлар шулай ук беренче сыйныф укучыларына урам хайваннары һәм сукбай этләр һәм мәчеләр белән очрашканда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән белешмәлекләр тараттылар.

Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар да булган 35 беренче сыйныф укучысы алдында сукбай хайваннар өчен «Мәче һәм эт» приюты директоры Альберт Галиев чыгыш ясады. Ул укучыларны приют эшчәнлеге белән таныштырды, анда бүгенгә якынча 520 эт һәм 85 мәче, шул исәптән кичә ташлап калдырылган 7 мәче бар. Альберт Галиев белән бергә балалар урам хайваннарына һәм приютта тәрбияләнүчеләргә ничек ярдәм итү турында сөйләштеләр. Укучылар приют директорына йортсыз этләргә һәм мәчеләргә ярдәм итү тәҗрибәләре булуы турында сөйләделәр: күпләр дүрт аяклыларны ашата, ә кайбер укучылар хәтта йорт хайваннарын өйләренә дә алып кайткан.

«Уку елының шундый файдалы дәресләрдән башлануы мине сөендерә. Балачактан балаларны хайваннарга җаваплы карарга һәм тирә-юньдәгеләргә карата игелекле эшләр эшләргә өйрәтү мөһим. Мондый дәресләр ярдәмендә бер-береңә, этләргә һәм мәчеләргә ярдәм нормага әйләнә», - дип хис-кичерешләре белән уртаклашты Альберт Галиев. Аның сүзләренә караганда, 81 нче номерлы мәктәптә ул беренче тапкыр гына чыгыш ясамый, инде биш ел дәвамында укучылар һәм укытучылар приют тормышында актив катнаша.

81 нче номерлы мәктәп директоры Антонина Ярцева ел дәвамында гомуми белем бирү учреждениесендә сукбай хайваннар проблемасына игътибарны җәлеп итү өчен бик күп чаралар үткәрелүен әйтте: рәсем конкурслары, хәйрия ярминкәләре, азык җыю, приютка бару, шулай ук балалар һәм аларның ата-аналары өчен урам этләренә һәм мәчеләренә ничек күбрәк ярдәм итү турында фикер алышуны үз эченә алган хакатон.

Моннан тыш, 15 ләп укучы, нигездә, тугызынчы сыйныфлар, зооволонтерлар булып тора. Алар «Мәче һәм эт» приютына йөриләр, эшчеләргә хайваннарны йөртергә һәм алар турында кайгыртырга булышалар, мәчеләр өчен үлән үстерәләр, уенчык тычканнар тегәләр һәм башкалар.

Бу елның язында мәктәп «Дуслык лапасы» шәһәр конкурсында «Зооволонтер» номинациясендә йортсыз хайваннарны мәгариф оешмалары көче белән ничек урнаштыру проекты өчен Казан Мэриясеннән 50 мең сум күләмендә грант алды. «Безнең глобаль максат – урам хайваннарын азайту, ә балаларның дүрт аяклыларга җаваплы һәм кешелекле караулары», – дип ассызыклады Антонина Ярцева.

Искәртеп узабыз, Казанда «Игелек дәресләре»ннән «Без үзебез ияләштергәннәр өчен җаваплы» программасы старт алды. Уку елы дәвамында балалар хайваннарга җаваплы караш темасына багышланган чараларда катнашачаклар. Программа Казанда инде икенче ел тормышка ашырыла һәм җәмгыятьтә йортсыз һәм йорт хайваннарына карата кешелекле мөнәсәбәт формалаштыруга юнәлдерелгән.

Фоторепортаж
Казанның 81 нче мәктәбендә «Игелек дәресе» узды, 06.09.2022
Видеорепортаж
06.09.2022 10:50
Казанның 81 нче мәктәбендә «Игелек дәресе» узды, 06.09.2022
Барлык яңалыклар