Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
04.12.2019, 14:05

Казанның 18-нче номерлы мәктәбендә интеллектуаль гаилә уен-квизы узачак

Проектта 5-7 сыйныф укучылары һәм аларның әти-әниләре катнаша ала.

(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче декабрь). 7-нче декабрьдә Казанда интеллектуаль гаилә уен-квизы узачак. Проектта 5-7 сыйныф укучылары һәм аларның әти-әниләре катнаша ала.

Ата-аналардан һәм балалардан торган алтышар кешелек командалар һәр уку йортыннан тупланачак. Барлыгы җиде раунд планлаштырылган, аларның һәркайсы – тематик. Катнашучыларның һәрберсе сорауларга аерым җавап бирәчәк, уен нәтиҗәләре буенча аларның баллары кушылачак. Командаларның бурычы - сорауларга максималь күләмдә дөрес җавап бирү. Җиңүче булып иң күп дөрес җаваплар биргән ата-аналар һәм балалар командасы билгеләнәчәк.

Уен-квиз балаларны һәм ата-аналарны берләштерергә һәм уртак интеллектуаль ялның нинди булырга мөмкин икәнлеген күрсәтергә, шулай ук катнашучыларның күзаллауларын киңәйтергә тиеш. Уенны оештыручылар арасында Рус географик җәмгыятенең Татарстан Республикасындагы төбәк бүлеге, Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы бар.

Уен Казанның 18-нче номерлы мәктәбендә, түбәндәге адрес буенча узачак: Мөштәри ур., 6. Катнашучыларны җыю - 13.30 сәгатьтә. Чарага кушылу өчен алдан теркәлергә кирәк. Моның өчен теләгән кешеләр команда исеме, мәктәп номеры һәм баланың ничәнче сыйныфта укуы турындагы мәгълүматны, балалар һәм олылар командаларында катнашучылар исемлеген, элемтә өчен укытучының яки ата-ананың телефонын түбәндәге номерга җибәрергә тиешләр: +7(950) 312-32-84 яки shepardkazan@ya.ru почтасына. Һәр уку йортыннан иң күбе ике команда тәкъдим ителергә мөмкин, дип хәбәр итә Рус география җәмгыяте төбәк бүлеге матбугат хезмәте.

Барлык яңалыклар