Дәресне Россиянең атказанган тренеры Фәридә Сафиуллина һәм кышкы Паралимпия уеннары чемпионы Ирина Полякова үткәрде.
(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче февраль). Универсиада дәресе бүген Казан шәһәре Совет районының 171-нче номерлы аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү мәктәбендә узды.
Дәресне Россиянең атказанган тренеры Фәридә Сафиуллина, кышкы Паралимпия уеннары чемпионы һәм көмеш призеры, күп тапкырлар дөнья чемпионы, Россиянең атказанган спорт мастеры Ирина Полякова һәм башкалар үткәрде.
2019 елда Красноярскидагы кышкы Универсиадага багышланган дәрестә балаларга кеше тормышында физик культура һәм спорт роле, тренировкалар, ярышларда җиңүләр һәм спортчыларның шәхси кичерешләре турында сөйләделәр, дип хәбәр итә ТР Спорт министрлыгы матбугат хезмәте.