В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шулай ук ике спорт зал ремонтланачак, тревога сигнализациясе төймәсе һәм керү белән идарә итү системасы алыштырылачак.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче август, Алинә Бережная). Казанның Яңа Савин районында аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче 143-нче номерлы мәктәпне ремонтлау дәвам итә. Яңа уку елына гомуми белем бирү учреждениесендә түбә, коридор һәм санузеллар яңартылачак, яңа тәрәзәләр куелачак. Бүген эшләрнең барышы белән Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе башлыгы Фәнис Нурмөхәммәтов, шәһәр Башкарма комитетының мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов һәм Казан социаль өлкә учреждениеләрен карап тоту һәм аларга хезмәт күрсәтү департаменты директоры Петр Королев танышты.
9 мең кв.м мәйданлы Четаев урамында урнашкан мәктәп 1991 елда төзелгән, биредә 800-дән артык кеше укый. 30 ел эчендә бинада бер тапкыр да капиталь ремонт ясалмаган, проблемалы урыннар бары тик агымдагы ремонт барышында гына бетерелгән. Еллар узу белән түбә тузган, нәкъ менә аны беренче эш итеп ремонтлый башлаганнар. Эшчеләр өслекне алыштырып кына калмый, җылыту да үткәрәчәк. Шулай ук уку йортында тәрәзәләр тулысынча алыштырылачак. Казанның социаль өлкә учреждениеләрен карап тоту һәм аларга хезмәт күрсәтү департаменты директоры Петр Королев сүзләренә караганда, элегрәк агымдагы ремонт барышында мәктәптә 30 тәрәзә алыштырылган, быел тагын 174 тәрәзә урнаштырылачак.
Гомуми төзелеш эшләре дә планлаштырылган – беренче этапта беренче һәм икенче катларда ике кабинет тулысынча ремонтланачак. Аерым алганда, классларда чыбыкларны алыштырачаклар, стеналарны штукатурлаячаклар һәм буяячаклар, аларны гөмбәгә каршы чаралар белән эшкәртәчәкләр, түшәмне яңартачаклар һәм яңа җиһазлар урнаштырачаклар. Шулай ук өченче һәм икенче катларда коридорлар һәм санузеллар ремонтланачак. «Бу су агыза торган түбәдән зыян күргән бүлмәләр. Беренче сентябрьгә барлык кара эшләр тәмамланачак, сентябрьнең беренче көннәрендә отделка эшләре генә калачак – линолеум җәю, җиһазлар урнаштыру. Барысын да вакытында тәмамларга планлаштырабыз», – диде Петр Королев.
Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары буенча мәгариф бүлеге башлыгы Галина Латышева, әгәр эшчеләр ремонтны вакытында башкарырга өлгермәсәләр, балалар өчен башка сыйныфлар әзерлиләр, дип өстәде. «Мәктәпнең мәйданы балаларны өстәмә кабинетларда урнаштырырга мөмкинлек бирә, без уку процессын һәркемгә уңайлы булсын өчен оештыра алабыз», – дип хәбәр итте ул.
Сентябрь ахырына ике спорт залын ремонтлап бетерү планлаштырыла. Биналарда стеналар, түшәм, яктырту элементлары һәм вентиляция системасы яңартылачак. «Яз көне монда килүебезне хәтерлим, биредә түбә ага башлады. Гомумән алганда, шартлар бик начар иде – вентиляция эшләмәде, бөркү һәм юеш иде. Тиздән спорт заллары танымаслык булып үзгәрәчәк», – дип билгеләп үтте мәгариф идарәсе җитәкчесе Ирек Ризванов һәм ремонт вакытында балалар урамда физкультура белән шөгыльләнәчәк, дип өстәде.
Шулай ук яңа уку елына мәктәптә тревога сигнализация төймәсе һәм ерү белән идарә итү системасы алыштырылачак. Калган ремонт эшләре – электриканы, сантехниканы, суүткәргечләрне алыштыру, кабинетларны ремонтлау һ.б. – киләсе елда капиталь ремонт барышында башкарылачак.