Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
02.07.2019, 16:29

Казан Ратушасында Көньяк Корея делегациясе белән очрашу узды

Яклар Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият Бөтендөнья конгрессын уздыру һәм хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче июль, Алинә Бережная). Бүген Ратушада Көньяк Корея делегациясе белән Казан муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Людмила Андреева очрашты. Яклар хезмәттәшлек алып барырга мөмкин булган аспектлар, шулай ук 2019 елның 11-15-нче ноябрь көннәрендә Дурбанда (Көньяк Африка) узачак «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият» оешмасының Бөтендөнья конгрессын уздыру турында фикер алыштылар.

Очрашуда шулай ук «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият» Бөтендөнья оешмасының Евразия төбәк бүлеге генераль секретаре Расих Сәгыйтов, Туризм үсеше комитеты директоры урынбасары Диана Габделхакова, Казан шәһәре Думасы аппаратының норматив-хокук идарәсенең топонимик һәм муниципальара хезмәттәшлек бүлеге баш белгече Сания Сабитова булды, Корея ягын Тэджона шәһәре Вице-мэры Пак Йон-Сун һәм башкалар тәкъдим итте.

Кунакларны сәламләп, Людмила Андреева Казан белән Көньяк Кореяны дустанә мөнәсәбәтләр бәйли, аерым алганда, 2017 елда Тэджон шәһәре белән ТР башкаласы арасында үзара хезмәттәшлек турында меморандум имзаланды, дип билгеләп үтте. «Без Көньяк Корея белән мәгариф өлкәсендәге мөнәсәбәтләрне аеруча югары бәялибез. Бу юнәлештә Казан федераль университеты зур эш башкара, анда инде күп еллар корея теле укытыла», - диде Людмила Андреева.

Тэджон шәһәре Вице-мэры Пак Йон-Сун, үз чиратында, Казанда Кореядагы кебек үк, мәгариф үсешенә зур игътибар бирелүен билгеләп үтте. «Бәлки, технологик, мәгариф һәм фәнни мәсьәләләр алга таба хезмәттәшлек алып бару өчен нигез булыр»,-диде Пак Йон-Сун.

Очрашуда шулай ук Көньяк Африкада узачак Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият Бөтендөнья конгрессында Казан белән Көньяк Корея арасында хезмәттәшлек мәсьәләләре күтәрелде. Пак Йон-Сун хәбәр иткәнчә, Тэнджон шәһәре 2022 елда Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият Бөтендөнья конгрессы үткәрүгә үз кандидатурасын тәкъдим итәргә планлаштыра. «Безнең шәһәрдә күп санлы халыкара чаралар уза, шул исәптән Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятнең Азия-Тын океан бүлеге оештыра торган чаралар да. Безнең тәҗрибә конгрессны югары дәрәҗәдә үткәрергә мөмкинлек бирер, дип ышанабыз», - диде Пак Йон-Сун.

Людмила Андреева кунаклар инициативасын хуплады һәм аларга уңышлар теләде. Ул шулай ук дуслык мөнәсәбәтләрен коруның төп мәйданы булып «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият» Бөтендөнья оешмасы тора, дип өстәде.

Очрашу истәлекле бүләкләр бирешү белән тәмамланды. Аннары Көньяк Корея делегациясе Казанның истәлекле урыннарын карарга һәм татар милли ашлары белән танышырга юл тотты.

Фоторепортаж
Көньяк Корея делегациясе белән очрашу, 02.07.2019
Видеорепортаж
02.07.2019 14:49
Көньяк Корея делегациясе белән очрашу, 02.07.2019
Барлык яңалыклар