Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
26.09.2018, 17:11

Казан ратушасында Каракалпакстан Республикасы делегациясе белән очрашу узды

Үзбәкстан кунаклары шәһәр хуҗалыгының берничә юнәлеше буенча тәҗрибә алмашуда кызыксыну белдерделәр.

(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы сентябрь). Бүген Ратушада Каракалпакстан Республикасы делегациясе Башкарма комитет вәкилләре белән мөмкин булган хезмәттәшлек итү өлкәләре буенча фикер алыштылар. Казан муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Евгения Лодвигова рәислегендә үткән очрашуда Үзбәкстан кунаклары шәһәр хуҗалыгының берничә юнәлеше буенча тәҗрибә алмашуда кызыксыну белдерделәр.

Каракалпакстан Республикасы делегациясе Казанга кичә килде. Кичә кич Казан Кремлендә делегация әгъзалары Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очраштылар. Татарстан башкаласына сәфәрләре кысаларында кунаклар IT-парк эше, “Химград” технополисы, “Казан” агросәнәгать паркы һ.б. эшләре белән таныштылар.

Очрашуны ачып, Евгения Лодвигова кунакларны Татарстан башкаласына килүләре өчен рәхмәтен белдерде.

Шәһәрнең төп социаль-икътисади күрсәткечләре турында Икътисади үсеш комитеты Артур Вәлиәхмәтов сөйләде. Ул хәбәр иткәнчә, 2017 елда шәһәрнең тулай территориаль продукты 688 млрд сум тәшкил иткән. А.Вәлиәхмәтов билгеләп үткәнчә, шәһәрдә уңай инвестицион климат хөкем сөрә – узган елда шәһәргә кергән инвестицияләр күләме 184,4 млрд сум тәшкил итә.

Каракалпакстан Республикасының Министрлар советының рәисе урынбасары Бахытжан Хабибуллаев җылы кабул итүе өчен Татарстан Президентына рәхмәтен белдерде. аның сүзләре буенча, әлеге сәфәр Россия һәм Үзбәкстан Президентларының актив эшчәнлеге нәтиҗәсендә мөмкин булды. Ул сөйләгәнчә, Каракалпакстан Республикасы (1,8 млн кеше яши) Үзбәкстанның төньяк-көнбатышында урнашкан һәм илнең өчтән бер өлешен алып тора. Бахытжана Хабибуллаев хәбәр иткәнчә, республика файдалы казылмаларга һәм табигый газ запасларына бай.

РФда Үзбәкстанның Генераль консулы Мехриддин Хайриддинов Казанда Үзбәкстанның Генераль консуллыгын тиздән ачу планнары белән уртаклашты. Хәзерге вакытта ул урнашачак бина сайлана. Мехриддин Хайриддинов Казан һәм Татарстан белән хезмәттәшлек итү перспективаларын билгеләп үтте. Республикаларның дин, мәдәният, көнкүреше ягыннан уртаклыклары күп.

Шуннан соң катнашучылар торак-коммуналь хуҗалык, икътисад, мәдәният һ.б. өлкәләрендә тәҗрибә алмашу мөмкинлекләрен буенча фикер алыштылар. Кунакларга искәртеп үтелгәнчә, тиздән Татарстанда Үзбәк мәдәнияте көннәре узачак, октябрьдә “Казан” бию ансамбле Үзбәкстанга гастрольләргә китә.

Очрашу азагында Казан муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Евгения Лодвигова ике якның да уртак яклары күпелеген ассызыклады һәм уртак эшне дәвам итәргә тәкъдим ясады.

Очрашуда ТКХ комитеты рәисе Дмитрий Анисимов, Туризм үсешенә булышлык итү комитеты директоры Дарья Санникова, Мәдәниият идарәсе җитәкчесе урынбасары Екатерина Әхмәтшина, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер, Нукус шәһәре хакиме Парахат Торешов һ.б. катнаштылар.

Фоторепортаж
Казан ратушасында Каракалпакстан Республикасы (Үзбәкстан) делегациясе белән очрашу
Барлык яңалыклар