Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
16.12.2019, 13:44

Казан Ратушасында шәһәр Башкарма комитеты вәкилләренең Төркия Измиры делегациясе белән очрашуы узды

Катнашучылар туризм, бизнес өлкәләрендә, шулай ук уртак конгресслар һәм күргәзмәләр уздыруда хезмәттәшлек итү турында фикер алыштылар.

(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы декабрь, Алена Мирошниченко). Бүген Казан Ратушасында шәһәр Башкарма комитеты вәкилләренең Төркия Измиры делегациясе белән очрашуы узды. Утырышны Казан муниципаль берәмлеге башлыгының беренче урынбасары Евгения Лодвигова үткәрде, анда Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Илдар Шакиров, Торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе Дмитрий Анисимов, Мәгълүмати технологияләр һәм элемтә идарәсе башлыгы Рифат Ханнанов һәм ТРның Төркиядәге тулы вәкаләтле вәкиле Айдар Гатауллин катнашты.

Төркия ягын Измир мэры Тунч Сойер, Төркия Республикасының Казандагы вице-консулы Мурат Ташдемир, Измир шәһәр советы депутатлары, шәһәр мэры киңәшчеләре, шулай ук Измир мэриясенең мәгълүмати технологияләр, туризм һәм эшкуарлык секторлары вәкилләре тәкъдим итте.

Очрашуны ачып, Евгения Лодвигова Измир мэрын Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр бөтендөнья оешмасы сопрезиденты постына билгеләнүе белән котлады. Сайлаулар Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятнең VI конгрессында, Көньяк Африка Дурбанында узды. Исегезгә төшерәбез, саммит кысаларында оешманың Евразия бүлеге президенты, Казан Мэры Илсур Метшин БМО каршындагы җирле хакимият органнарының Консультатив комитеты (UNACLA) президенты вазифасына сайланды.

«Татарстан белән Төркияне аерып торган мең чакрым ара - дустанә мөнәсәбәтләр үсешенә һәм нәтиҗәле хезмәттәшлеккә киртә түгел. Быелгы очрашу яңа уртак проектларны гамәлгә ашыруга башлангыч бирергә мөмкин»,-диде Казан вице-мэры. Очрашуда катнашучылар туризм, бизнес өлкәләрендә, шулай ук уртак конгресслар һәм күргәзмәләр уздыруда хезмәттәшлек итү турында фикер алыштылар.

Измир мэры Тунч Сойер Измир һәм Казанның туризм өлкәсендә потенциалы зур булуына ышаныч белдерә. Ул шәһәрләр арасында туристлык агымнарын алмашуны үстерергә һәм моны туристлык потенциалын презентацияләүләрдән башларга тәкъдим итте. Аерым алганда, ул билгеләп үткәнчә, Төркия шәһәре россиялеләрдә үз термаль чыганаклары белән кызыксыну уятырга мөмкин, әмма бүген алар, мәсәлән, Италия һәм Венгриядәгеләр кебек, яхшы билгеле түгел. Е.Лодвигова бу инициативаны хуплады. «Без сезнең тәҗрибәгезне үзләштерә һәм бу өлкәдәге эшләнмәләребез белән уртаклаша алуыбызга шатбыз. Бу бик мөһим. Мин бүгенге көндә күп кенә россиялеләрнең туристлык юнәлешләре сыйфатында термаль чыганаклар булган урыннарны сайлавын төгәл беләм. Измир бу яктан казанлыларның игътибарын җәлеп итәргә мөмкин», - диде ул.

Кунаклар шулай ук уртак проектларны гамәлгә ашыру һәм югары технологияләр, мәгълүмати инициативалар һәм эшкуарлык өлкәсендә тәҗрибә уртаклашу мөмкинлеге турында фикер алыштылар. Бу эшне махсус икътисади зоналар яки IT-парклар базасында төзергә мөмкин, бу хакта Рифат Ханнанов тулырак сөйләде.

Илдар Шакиров бизнес өлкәсенә дә кагылды. «Туристлык операторлары белән генә түгел, эшлекле миссияләр, бизнес вәкилләре белән алмашыну белән кызыксынуны күрү дә күңелле. Безнең өчен бу чыннан да мөһим», - диде ул һәм «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәген җәлеп итеп, конгресс-күргәзмә эшчәнлеге аша да бу өлкәдә тәҗрибә уртаклашу мөмкинлеге бар, дип өстәде.

«Ышанам ки, бу очрашу – безне алда көтә торган зур проектларга старт», - дип нәтиҗә ясады Евгения Лодвигова.

Билгеләп үтик, бүген ТР Хөкүмәт Йортында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Тунч Сойер белән очрашты. Республика башлыгы Измир мэрына Татарстанга визиты өчен рәхмәт белдерде һәм Татарстан-Төркия эшлекле элемтәләренең алга таба да ныгуына ышаныч белдерде. Бу яңа уртак проектларны, шул исәптән Измир бизнес-партнерлары белән дә, гамәлгә ашырырга мөмкинлек бирәчәк.

Фоторепортаж
Төркия Измиры делегациясе белән очрашу, 16.12.2019
Видеорепортаж
16.12.2019 11:18
Казан Ратушасында Измир делегациясе белән очрашу, 16.12.2019
Барлык яңалыклар