Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
26.12.2019, 15:54

Казан Ратушасында традицион хәйрия Яңа ел бал-маскарады узды

Илсур Метшин чакыруы буенча чыршы бәйрәменә күп балалы һәм аз тәэмин ителгән гаиләләрдән 200-ләп бала, шулай ук төрле конкурсларда җиңүчеләр килгән иде.

(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы декабрь, Алена Мирошниченко). Бүген Казан Ратушасында традицион хәйрия Яңа ел бал-маскарады узды. Казан Мэры Илсур Метшин чакыруы буенча анда күп балалы һәм аз керемле гаиләләрдән 200-ләп бала, шулай ук төрле шәһәр конкурслары һәм күргәзмәләре призерлары һәм лауреатлары катнашты. Шәһәр башлыгы балаларны якынлашып килүче Яңа ел белән котлады. Бүген «Йоклап калган чибәркәй» (Проспавшая красавица) тамашасын Казанның 900-гә якын баласы күрәчәк. Иртәгә Ратушадагы чыршы бәйрәменә «Игелекле Казан» автоном коммерциягә нигезләнмәгән оешмасы карамагында булучылар чакырылган.

Нәни тамашачылар Шарль Перро, Александр Пушкин, Василий Жуковский һәм Бертуган Гриммнар әсәрләре мотивлары буенча «Йоклап калган чибәркәй» әкиятен, шулай ук Казанның иң яхшы музыка, бию һәм актерлык коллективлары чыгышларын карадылар. Күп кенә балалар тамашага алдан әзерләнгән һәм бәйрәмгә яраткан геройларының костюмнарын киеп килгән. Балаларга тамашаның бер өлеше булырга әкиятнең интерактив форматы да ярдәм итте.

Казан Ратушасында Яңа ел бал-маскарадын беренче тапкыр 1856 елда үткәргәннәр. 4 ел элек матур традицияне яңадан торгызуга ирештек.

Исегезгә төшерәбез, бүген «Казан» Гаилә үзәге янында Татарстан башкаласының төп чыршысы ачылачак. Шәһәр халкын һәм кунакларны бай эчтәлекле күңел ачу программасы көтә – «Озын агай-энеләр» (Высокие братья) урам театры, артистлар Лэйна һәм Фирдүс Тямаев, шәһәрнең иҗат коллективлары чыгыш ясаячак. Бәйрәм салют белән тәмамланачак. Бәйрәмнең башлануы 16.00 сәгатькә планлаштырылган.

Фоторепортаж
Казан Ратушасында хәйрия Яңа ел бал-маскарады узды, 26.12.2019
Видеорепортаж
26.12.2019 16:08
Казан Ратушасында хәйрия Яңа ел бал-маскарады узды, 26.12.2019
Барлык яңалыклар