Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
26.12.2018, 15:04

Казан Ратушасында шәһәр Мэры исеменнән хәйрия бал-маскарады узды

Әкияти тамашаны 207-гә якын сәләтле һәм авыр тормыш хәлендә калган балалар тамаша кылды.

(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы декабрь, Алинә Бережная). Бүген Казанның 207-гә якын баласы Казан Ратушасында узган "Проспавшая красавица" хәйрия бал-маскарадында булды. Казан Мэры чакыруы буенча тамашаларны укуда һәм иҗатта яхшы нәтиҗәләр күрсәткән балалар, шулай ук авыр тормыш хәлендә калган балалар тамаша кылды.

Әкият бал-маскарадын Казан Мэры Илсур Метшин ачты. Ул балаларны якынлашып килүче яңа ел белән котлады һәм яшь казанлыларга барлык теләкләрнең тормышка ашуын теләде. "Яңа ел алдыннан без сезне бәйрәмгә - яңа ел әкиятенә чакырдык, әкиятнең барлык хыялларыгызны тормышка ашыруын телим, якынлашып килүче яңа 2019 ел белән һәм Ратушага, әкияткә рәхим итегез", - диде Илсур Метшин.

Казанның "Сдвиг" камера театры артистлары балаларга яңа ел тамашасын бүләк итте. Шарль Перро, Александр Пушкин, Василий Жуковский һәм Бертуган Гримм әсәрләре буенча әкият балаларны тылсым дөньясына алып китте. Яшь тамашачылар принцесса Аврораны явыз фея тозагыннан коткаруын күзәттеләр.

Тамашада Муса Җәлил ис. опера театрының балет трупасы Петр Чайковскийның шул исемдәге балеты музыкасына кушылып биеде, ә әкият үзе интерактив булды, шулай итеп һәр кечкенә кунак үзен әкият герое итеп хис итте.

Бал-маскарад яшь казанлыларны битараф калдырмады, күп кенә балалар өчен яңа ел тамашасы чыннан да әкияти вакыйга булды. Кечкенә Дианапринцесса образында тамашага әнисе белән килгән, кыз әкияттә булырга хыяллануын әйтте. "Биредә бик матур, миңа тамаша бик ошады, мин бу әкиятне телевизордан күрдем, тормышта Аврора белән танышырга теләдем, мин бүген махсус рәвештә принцессага охшарга теләдем", - дип тәэсирләре белән уртаклашты Диана.

Казан Ратушасында яңа ел бал-маскарады үткәрү традициясе 1856 елда барлыкка килгән. Матур традицияне 3 ел элек торгызуга ирешкәннәр. Бу вакыт эчендә 8 меңнән артык яшь тамашачы яңа ел әкиятен карады.

Фоторепортаж
Казан Мэры исеменнән яңа ел хәйрия бал-маскарады
Видеорепортаж
26.12.2018 13:57
Казан Ратушасында шәһәр Мэры исеменнән хәйрия бал-маскарады узды
Барлык яңалыклар