Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
13.09.2018, 09:53

Казан ратушасында “Игла” за кадром. Откровение деталей” күргәзмәсе үтә

Экспозициядә Виктор Цой катнашындагы фильмның сәхнә артындагы фотографияләре тупланган.

(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче сентябрь, Екатерина Виславская). Төп рольдә Виктор Цой уйнаган “Игла” легендар фильмга 30 ел тулуга багышланган фотокүргәзмә Казан ратушасында үтә. “Игла” за кадром. Откровение деталей” экспозициясен ачу тантанасы кичә фильм режиссеры Рәшид Ногманов һәм башка кунаклар катнашында булды.

“Кешеләр күп иде, нигездә яшьләр. Бу Виктор Цой иҗаты белән кызыксынучы буын”, - дип сөйләде Казан ратушасы директоры Динә Лотфуллина. Күргәзмәдә фильмны төшергәндә ясалган 26 фотография тәкъдим ителгән. Алар ярдәмендә фильмның сәхнә артында гына түгел, узган гасырның катлаулы 80-90 елларында да булган кебек.

Күргәзмә Виктор Цойга багышлау белән башланды – Булакта Яшьләр театры артисты Ришат Эргашев аның бер җырын башкарды, шуннан соң сүзне оештыручыларга һәм кунакларга бирде. Алар арасында “Игла” фильмы режиссеры Рәшид Ногманов бар иде. Ул Казанга Франциядән “Аксенов-фестта” катнашу өчен килгән. Кунаклар алдында чыгыш ясаганда, ул фильмның Берлинда һәм Казахстанда күрсәтелүе хакында сөйләде. Беренчеләр булып күргәзмәдә Мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат Абзалов, җырчы һәм композитор Андрей Макаревич, “Октябрь” журналы мөхәррире Ирина Барметова карадылар. Тантаналы өлештән соң кунаклар башка залга күчтеләр. Биредә Булакта Яшьләр театры тарафыннан Виктор Цой турында моноспектакль куелды.

Казан ратушасындагы күргәзмә 12 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Ул, дүшәмбедән кала, көн дә 11.00 -19.00 сәгатьтә эшли. Керү бушлай. Белешмәләр өчен телефон: (843) 238-38-57.

Фоторепортаж
Ратушада "Игла" фильмының сәхнә артында ясалган фотолары күргәзмәсе ачылды
Барлык яңалыклар