Күргәзмәдә күрергә мөмкин булган әйберләрне беренче тапкыр күрсәтәләр.
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 27 нче февраль). 28 нче февральдә Казан Ратушасында «Шаляпин: иҗади мирас һәм хәзерге заман» күргәзмәсе ачылачак. Анда тәкъдим ителәчәк әйберләр беренче тапкыр күрсәтелә.
Килүчеләр опера җырчының хатларын, сәхнә портретларын һәм әйберләрен, шулай ук Шаляпин чорындагы әйберләрнең төп нөсхәләрен күрә алачак. Күргәзмә ярдәмендә казанлылар артистның тормыш һәм иҗат юлын өйрәнәчәк. Экспонатлар ТР башкаласының Музей комплексы коллекциясеннән тәкъдим ителә.
«Тәрәзә» галереясындагы күргәзмә 15:00 сәгатьтә ачылачак, керү – ирекле. Экспозицияне 28 нче мартка кадәр күрергә мөмкин, дип хәбәр итә Казан Башкарма комитетының Мәдәният идарәсе.
Нәкъ менә Казан Ратушасында – элеккеге Губерна дворяннар җыены бинасында, Федор Шаляпин балачагында архиерей хоры белән җырлый, ә соңрак, 1909 елда, Россиядә танылган җырчыга әйләнгәч, ул казанлылар алдында зур казаныш белән чыгыш ясый.
Исегезгә төшерәбез, 13 нче февральдә күренекле опера җырчысы һәм Казанда туып-үскән Федор Шаляпинның тууына 150 ел тулды. Шул уңайдан шәһәрдә чаралар циклы уза, шул исәптән флигелендә Шаляпин туган Пушкин урамындагы 10 нчы йорт фасадында мемориаль такта ачылды. Казанда гыйнварда старт алган 41 нче Халыкара опера фестивале дә юбилейга багышланган. Моннан тыш, Качалов урамында урнашкан балалар музыка-хор мәктәбенә Федор Шаляпин исеме бирелде.