Түгәрәк өстәл утырышында Казан шәһәр Думасы депутатлары, министрлыклар һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашты.
(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче октябрь, Алина Бережная). Кичә Казан ратушасында шәһәрдә адаптив спорт үсеше шартлары турында фикер алыштылар. Фикер алышуда Казан шәһәр Думасы, Дәүләт Советы депутатлары, республика министрлыклары, Башкарма комитетның структур бүлекчәләре һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашты.
Искәртергә кирәк, узган атнада, 17 октябрьдә, Казан шәһәр Думасы депутатлары берничә объектта булдылар һәм адаптив спорт үсеше шартлары белән танышып чыктылар. Әлеге күчмә киңәшмә нәтиҗәләре буенча түгәрәк өстәл җыелды.
Физик культура һәм спорт комитеты рәисе Светлана Вострикова хәбәр иткәнчә, Казанда 87 мең 622 инвалид яши, алар арасында – 4 мең 667 бала, аларның 11% адаптив физкультура һәм спорт белән шөгыльләнә. Әмма 2036 спорт объектының 377-се генә инвалидлар өчен җайлаштырылган. “Әлеге биналар чагыштырмача яңа гына төзелгән, шуңа күрә алар “Уңайлы мохит” программасына тулысынча җавап бирәләр. Калган корылмалар күптән төзелгән. Алар белән нәрсәдер эшләргә кирәк, мәсәлән, биналарга тышкы яктан лифтлар урнаштырырга мөмкинлек бирә торган программа булдырырга. Шулай итеп, инвалидларга спорт белән шөгыльләнү өчен урыннар булдырылыр иде”, - диде Светлана Вострикова.
Сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне спортка җәлеп итүдә реабилитация үзәкләре актив катнаша. 5 үзәктә төрле категориядәге 535 инвалид шөгыльләнә.
Светлана Вострикова билгеләп үткәнчә, инвалидлар белән эшкә коммерцияле һәм коммерцияле булмаган иҗтимагый оешмалар зур өлеш кертә.
Казанда шулай ук балалар-яшүсмерләр спорт мәктәпләре үсеш ала, аларда 31 инвалид бала шөгыльләнә. Әлеге объектларда махсус әзерлек үткән инструкторлар эшли. Ләкин аларның барысы да адаптив спорт һәм физкультура буенча тренерлар була алмыйлар.
Сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен физик культураны үстерү белән шәһәрнең уку йортлары да шөгыльләнә. 24 мәктәптә адаптив физкультура дәресләре үткәрелә, аларга 1000 укучы йөри.
Мәгариф идарәсе җитәкчесе Илнар Һидиятов Казанда инклюзив белем бирүнең үсеше турында сөйләде. Ачык мисал – 78-нче “Фарватер” лицее. Анда 1240 бала белем ала, аларның 12 процетының сәламәтлекләре чикләнгән. Уку йортында параспорт дәресләре уза, психологик бушану кабинетлары бар. Узган елда уку йортының бер ягы сәламәтлекләре чикләнгән балалар өчен әзерлек төркемен оештыру өчен бирелде. Хәзер биредә 6 бала шөгыльләнә. Укучылар белән махсус курслар үткән тәҗрибәле укытучылар эшли.
Шулай да, И.Һидиятов билгеләп үткәнчә, һәр мәктәптә дә андый педагоглар юк. “Федераль таләпләр буенча, сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән ресурс-педагоглар, дефектологлар, психологлар, тьюторлар һәм кече тәрбиячеләр эшләргә тиеш, - диде И.Һидиятов. – Бүген уку йортларының штат җәдвәлендә кече тәрбиячеләр урыны гына каралган. Әлеге мәсьәләне Мәгариф министрлыгы белән караган идек, әмма, кызганычка каршы, республика һәм шәһәр бюджетларында әлеге ставкалар каралмаган”.
Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясенең адаптив физик культура һәм тормыш иминлеге нигезләре кафедрасы мөдире Лариса Парфенова билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә 267 студент “Физик реабилитация” программасы буенча белем ала. Укулары тәмамлангач, алар, кадрлар җитмәсә дә, эшкә урнаша алмаячаклар, чөнки уку йортларында өстәмә – медик яисә педагогик – белем таләп итәләр.
ТР Дәүләт Советы депутаты, Дәүләт Советының социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова билгеләп үткәнчә, әлеге мәсьәләне хәл итү өчен, махсус программа булдырырга кирәк. “Һәрберебез үз дәрәҗәсендә генә эшләгәнгә, кайбер әйберләр шулай килеп чыга. Анализ ясарга һәм әлеге мәсьәләне хәл итәрлек һәм булачак белгечләргә эшкә урнашу мөмкинлеге бирә алырлык законлы нигез булдырырга кирәк”, - диде С.Захарова.
Түгәрәк өстәл барышында сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән гражданнарның реабилитациясе хакында да сүз булды. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан буенча Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе урынбасары Гөлсинә Хуҗиева сөйләгәнчә, ТР башкаласында реабилитация бүлекләре балалар һәм өлкәннәр сырхауханәләре нигезендә урнашкан. Биредә физиотерапия, дәвалау физик культурасы, массаж, мануаль терапия һ.б. бар.
Утырышка нәтиҗәләр чыгарып, Казан шәһәр Думасы депутаты, 7-нче балалар сырхауханәсе баш табибы Таиса Чернова билгеләп үткәнчә, адаптив спорт үсешендә һәрьяклы ведомстовара хезмәттәшлек мөһим.
Утырышны тәмамлап, киңәшмәдә катнашучылар шәһәрдә консультатив-координацион совет булдырырга кирәк, дигән нәтиҗә ясадылар. Бу сорау Казан шәһәр Думасының чираттагы утырылышында каралачак.