Шунда ук теләүчеләргә кинолог консультация үткәрә
Шимбә көнне, 14 сентябрьдә, Казанның Авиатөзелеш районындагы 33 нче гимназиядә приюттан этләр күргәзмәсе узачак. «Гаиләне койрыклы дус белән тулыландыр» проекты беренче мәртәбә укучылар инициативасы белән башлап җибәрелде.
Хайваннар күргәзмәсе традицион хәйрия ярминкәсе кысаларында узачак. Мәйданчыкта шул исәптән «Көчек патруле»ндә тәрбияләнүчеләрне дә күрергә мөмкин булачак. Кунаклар дүрт аяклылар белән таныша һәм ошаган хайванны сыендыра алачак.
Теләүчеләргә кинолог киңәшләр бирәчәк. Анда шулай ук приютка ярдәм җыю оештыралар, дип хәбәр ителә «Көчек патруле»нең telegram-каналында.
Күргәзмә 10:00 сәгатьтә Симонов ур., 17 йорт адресы буенча ачыла. Тулырак мәгълүматны +7(950)163-33-07 телефоны буенча белергә мөмкин.
Исегезгә төшерәбез, хәйрия ярминкәләре, гадәттәгечә, мәктәпләрдә «Игелек атналыгы» тәмамланганда уза. Аны бер-береңә, хайваннарга һәм табигатькә сакчыл караш турында әңгәмәләргә һәм чараларга багышладылар. Укучылар өчен тематик дәресләр, әңгәмәләр һәм уеннар үткәрелә.