В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Экспозициядә – фронтовик рәссамнарның эшләре.
Фото: Дом Art галереясе
(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче май). 8-нче май көнне Казанның Некрасов урамы, 32 адресы буенча урнашкан Art Йорт галереясендә «Үлемсез полк» күргәзмәсе ачыла. Анда фронтовик рәссамнарның эшләре күрсәтеләчәк.
Бирегә килүчеләр пехоталы бүлекчә сугышчысы Юрий Ананьев, артиллерист Евгений Зуев, элемтә взводы командиры лейтенант Виктор Куделькин, танкинст, өлкән лейтенант Александр Родионов һәм башка фронтовик-рәссамнарның картиналарын күрәчәкләр, дип хәбәр итә Art Йорт галереясе матбугат хезмәте.
Күргәзмә 3-нче июньгә кадәр эшләячәк.