В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Мотопомпалар һәм су суырту өчен җиңсәләр, һаваны киптерү җайланмалары, раскладушкалар һәм урын-җир кирәк-яраклары сатып алынган
Фото: tatmitropolia.ru
«Көн саен волонтерлар Орск шәһәрендәге Ивер хатын-кызлар монастыренда меңгә якын шешәгә су тутыралар, аннан соң аларны халыкка тараталар. Техник суны махсус цистерналарда китерәләр, эчә торган суны монастырьдан шешәләрдә алып китәләр», – ди Казан епархиясенең «Милосердие – Казань» мохтаҗларга ярдәм итү хезмәте җитәкчесе Ольга Варганова.
Орск епархиясенә актуаль ихтыяҗлар исемлегеннән дә әйберләр тапшырылган, алар республика гыйбадәтханәләренә йөрүчеләрнең иганә акчаларына сатып алынган, дип хәбәр итәләр Татарстан митрополиясе сайтында.
Исегезгә төшерәбез, элегрәк мэр Илсур Метшин йөкләмәсе буенча Казаннан Оренбургка эчә торган су белән өч фура озатылды. Барлыгы 5 литрлы 9,5 мең шешә – 47,5 мең литр су сатып алынган иде.