В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Аны Республика балалар клиник хастаханәсендә күрергә була
Денис Гордийко фотосы
Татарстан башкаласының Республика балалар клиник хастаханәсендә нәниләрне ашату өчен Россиядә беренче булган мобиль кабина урнаштырганнар. Ул әниләр өчен уңай шартлар булдыра. Кабина җиһазлары һәм балалар ризыгын җылыта торган җайланмасы булган тонык пыялалы модульдән гыйбарәт.
Махсус киңлектә кирәкле әйберләрнең барысы да куелган: биредә диван, өстәл, ризыкны җылыта торган җайланма, көйләнә торган яктырткыч, розеткалар һәм вентиляция системасы бар. Ишек тышкы яктан «кеше бар/керергә була» индикаторы булган модуль белән җиһазландырылган, дип хәбәр итә Республика балалар клиник хастаханәсе матбугат хезмәте.
Сабыйларны ашату кабинасы «Эшлекле Россия» гомумроссия иҗтимагый оешмасы тарафыннан булдырылган.