Чара ТРның атказанган сәнгать эшлеклеләре Лилия Сәрвәрова һәм Геннадий Макаров катнашында узды.
Фото: Денис Гордийко
«Һәр халыкның үзенә генә хас музыкаль фольклоры бар: җырлар, традицион биюләр, музыка кораллары. Алар барысы да охшаш, ләкин һәр халыкның үзенчәлекләре дә җитәрлек. Без фольклор экспедицияләрендә аларны җыябыз, яздырабыз, өйрәнәбез һәм үзебез дә бу җырларны башкарабыз. Халыкның төп байлыгы – фольклорда», – дип сөйләде татар музыка сәнгате факультеты деканы, Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең этномузыкология кафедрасы мөдире, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Лилия Сәрвәрова.
Бүген ТР башкаласының музыка мәктәпләрендә татар, рус, мари, чуаш, мордва һәм удмурт традицияләрен өйрәнүгә ихтыяҗ бар, дип саный Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе доценты, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Геннадий Макаров. Аның сүзләренчә, бу өлкәдә белгечләр әзерләү белән консерватория дә, Казан дәүләт мәдәният институты да шөгыльләнә. «Җыентыклар, методик әсбаплар чыгарыла. Әгәр әлеге хәрәкәт көчәеп китсә, якын арада бу эшнең нәтиҗәләрен күрербез», – дип ышандырды ул.
Очрашуда кунакларга Казан консерваториясенең этномузыкология кафедрасы эше, быелгы фольклор экспедицияләре һәм фольклор материалны өйрәнү процессы турында сөйләделәр. Шулай ук катнашучылар өчен Татарстан халыклары традицияләренә багышланган викторина әзерләделәр. 3 нче ноябрьдә башланып, 8 нче ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк «Зур этнографик диктант» акциясе алдыннан алар үз белемнәрен тикшерә алдылар. Иң актив катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Чарада Казан дәүләт мәдәният институтының этно-сәнгать иҗаты һәм музыкаль белем бирү кафедрасы, Казан федераль университетының антропология һәм этнография кафедрасы студентлары һәм укытучылары, музыка мәктәпләре укучылары, шәһәр Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе каршындагы фольклор ансамбльләре һәм халык җыры ансамбльләре җитәкчеләренең шәһәр методик берләшмәсе укытучылары катнашты.
Очрашу Казан Мэриясе ярдәме белән Халыклар бердәмлеге көне кысаларында узды, дип хәбәр иттеләр шәһәр Башкарма комитетының Тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлегендә.